Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин Европа Берлеге ишеген кысамы?


Министрлар очрашуы Чехиянең Hluboka nad Vltavou сараенда үтә
Министрлар очрашуы Чехиянең Hluboka nad Vltavou сараенда үтә
Европа Берлеге тышкы эшләр министрларының бу атна ахырында Чехиядә үтүче очрашуында Европа Берлегенә керергә теләгән Албания, Босния, Македония, Монтенегро, Сербия һәм Хорватия вәкилләре катнаша.

Ә менә узган атнада Германия канцлеры Ангела Меркель, Берлеккә яңа әгъзалар кабул иткәнче, башта аның үзендә уртак фикер булдырырга кирәк дигән сүзләр әйтеп, бу илләрнең күбесен борчуга салган иде.

Шул ук көнне рәсми Берлин Македония гаризасын тикшерү эшен кичектереп торырга чакырды. Меркель ханым сүзләренчә, бердән-бер чыгарманы Хорватиягә ясап була. Бу ил Брюссель белән сөйләшүләрен шушы ел ахырына тәмамларга тиеш.

Ул арада Европа Берлеге җитәкчеләре Берлекнең ишеге һәркемгә ачык дип тәкърарлавын дәвам итә. Меркель белдерүеннән соң ике көн үтүгә Берлекнең тышкы сәясәт җитәкчесе Һавьер Солана: "Исегездә тотыгыз: көнбатыш Балкан илләренә Европа Берлегенә юл ачык. 2000 елда Загребта билгеләнгән бу сәясәтне беркем дә үзгәртергә җыенмый",- диде.

Шулай да, Меркель белдерүе күп сораулар уятты. Бу Германиянең Берлекне киңәйтүгә карата сәясәте үзгәрүен аңлатамы?

Тел төбендә нәрсә?

Алман белгечләре Меркель белдерүенә артык зур әһәмият бирмәскә киңәш итә һәм аны Германиянең эчке сәясәте белән аңлата.

"Меркель белдерүен киләсе сайлаулар белән аңлатырга кирәк, – ди Берлиндагы сәясәт белгече Солвейг Рихтер. – Июнь аенда Европа парламентына, сентябрьдә федераль сайлаулар үтә. Меркель белдерүе – ул сайлау програмы."

Меркель үзенең белдерүен христиан-демократлар берлеге корылтаенда ясады. Бу фирка Берлекне киңәйтү алдыннан башта аның үзендә ныгыту чараларын күрергә чакыра.

Алман хөкүмәтендәге бер чыганак әйтүенә караганда, Меркельнең белдерүе белән Монтенегроның гаризасын карауны кичектерергә чакыру арасында турыдан-туры бәйләнеш юк.

Германия Монтенегрога каршы түгел, фәкать киңәйтү эшен җентекләбрәк башкарырга чакыра. Алманнар кайбер илләр, мисал өчен Болгарстан һәм Романия, Берлеккә артык тиз алынды, дип саный.

Берлинның чын ниятен якын арада белеп булачак. Киләсе айда Европа Берлеге Монтенегро мәсьәләсен карарга тиеш. Шуннан соң гаризаларын Албания, Сербия бирергә җыена.

Июль аеннан Берлектә Швеция рәислек итә башлый. Рәсми Стокһольм, хәзерге рәис, Прага белән чагыштырганда, көнбатыш Балкан илләренең Берлеккә керүен ныграк хуплый.
XS
SM
MD
LG