Русия Кремле хәбәр иткәнчә, АКШ һәм Кушма Штатлар президентларының беренче очрашуында ике белдерү ясалырга тиеш. Алар стратегик коралларны киметү һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турындагы килешүләргә кагылышлы булачак. Бу хакта Русия Кремле вәкиле Сергей Приходько хәбәр итте.
Барак Обама һәм Дмитрий Медведевның очрашуы Лондонда "20 лек" саммиты кысаларында 1 апрель көнне үтәргә тиеш. Шунда ук Русия президенты Кытай, Британия, Австралия җитәкчеләре белән очрашырга җыена.
Дмитрий Медведевның Европага сәфәре 31 мартта башланачак. Ул Берлинда Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашып, финанс кризис белән көрәш чаралары һәм Европа иминлеге турындагы яңа килешүнең киләчәге турында сөйләшүләр үткәрергә җыена. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.