Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Путин очышын кабатлады


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген "Кубинка" Һава көчләре базасында бүлганда Су-34 бобма атучы хәрби очкычта очып карады. Җиргә төшкәннән соң ул ярты сәгатьлек бу очыштан “сүз белән әйтеп бетергесез, бик көчле тәэсирләр” алуын хәбәр итте.
Президентка башка хәрби очкычларны да күрсәттеләр.

Шулай ук, Дмитрий Медведев Казанда ясала торган "Ансат" боралагының идарә җиһазларын карады, башка боралакларны тишкерде.

Заманында Русиянең элекке президенты Владимир Путин да хәрби очкычта очкан иде.
XS
SM
MD
LG