Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сулчы хөкүмәтләр контрольне арттырырга тели


Чилида сул һәм урталыктагы хөкүмәтләрнең саммитында катнашучылар глобаль финанс системаны ныграк контрольдә тотарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Сулчы хөкүмәт башлыклары Лондондагы форумда ил җитәкчеләренә кирәкле реформалар турында килешергә чакырды. Әмма бу форумда булган АКШ вице-президенты Джо Байден, базарларны чамадан тыш контрольдә тоту теләгәнен тотылып калырга чакырды.

Лондонда буласы "20лек төркеме" саммиты алдыннан Европаның кайбер илләрендә дистә мең кеше катнашлыгында икътисади кризис нәтиҗәләренә каршылык белдергән протест чаралары үтте.
XS
SM
MD
LG