Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты Глеб Агиевны якламакчы


Русиянең Җәмәгать пулаты 3 яшьлек Глеб Агиевның эшен карау өчен гадәттән тыш җыен үткәрәчәк. Бала бу айда Мәскәү хастаханәсенә салынган иде. Аның бите пешкән һәм тәне җәрәһәтләнгән булган. Малай үги әнисенең кыерсытуына зарланды. Табиплар да малайны даими кыйнаганнар дигән фикердә тора. Баланың үги әнисе бу гаепләүләрне кире какты, малайның каты җәрәһәтләнүен аның баскычтан егылып төшүе белән аңлатты.

Бу атнада Русия югары җитәкчелеге катнашлыгында балаларга карата җинаятьчелекнең артуын тикшергән зур киңәшмә булды.
XS
SM
MD
LG