Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ике генә донор төбәк калырга мөмкин


Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин күптән түгел булган җыелышта, Русиядә бу елның ахырына ике генә донор төбәк калырга мөмкин, дип белдерде. Сүз Мәскәү һәм Петербур турында бара. "Кризис аркасында вәзгыять кире якка үзгәрде, элек бай булган төбәкләрдә хәлләр авыр, дотациягә яшәгән төбәкләр исә яхшырак яши", диде Басаргин. Аның фикерен агентлыклар китерә.

Министрның әйтүенә караганда, беренче квартал нәтиҗәләренә караганда төбәкләрнең керемнәре 30-70% кимергә мөмкин. Әгәр хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә, элекке донар төбәкләр статусларын югалтырга мөмкин, диде төбәкләр үсеше министры Басаргин.

Татарстан һәм Башкортстан донор төбәкләр рәтенә керә иде.
XS
SM
MD
LG