Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икетеллелек нинди була?


Европа берлеге байрагы. Берлек Русиядә күптеллелек турында аңлата.
Европа берлеге байрагы. Берлек Русиядә күптеллелек турында аңлата.

Европадан килгән кунаклар татарстанлыларга икетеллелек үрнәген аңлатты.

Еврокомиссиянең Русиядәге вәкиле Марк Франко һәм Европа берлеге вәкилләре ике яки күп теллелек кагыйдәләрен ничек тормышка ашырулары турында сөйләде. Сораулар Татарстанда башланган Европа көннәре кысаларында Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Еврокомиссиянең Русиядәге вәкилләре белән очрашуы вакытында бирелде.

Тел йоту юкмы?

Европа көннәре кысаларында Казанда күптеллелек, икетеллелек турында махсус фикер алышулар да булды. Казанда узучы Европа көннәренең бер аерым максаты да әнә шул теманы аңлату булган икән. Шуңа күрә бу сорауга Еврокомиссиянең Русиядәге вәкиле Марк Франко тәфсилләбрәк тукталды. Ул Финляндия тәҗрибәсен уңай бәяләде. Анда ике рәсми тел: фин һәм швед теле. Ә башка Европа илләрендә һәм Европа берлегенең үзендә хәлләр ничек? Русиядәге кебек бер телнең өстенлеге яки башкаларны йоту проблемасы юкмы?

23 рәсми тел

“Әгәр дә Европа берлеген бер уртаклык дип алыйк. Бу очракта, сез белгәнчә, анда 23 рәсми тел бар. Һәм әлбәттә канун чыгару һәм барлык документлар, эш кәгазьләре барысы да шушы 23 рәсми телдә алып барыла. Аңлыйсыздыр, бу телләр барысы да тулы хокуклы, бердәй кыйммәтле. Ягъни берсе дә өстен чыга алмый. Әйтик, француз теле яки инглиз, алман теле генә өстен була алмый. Алар, мәсәлән, мальта теленнән өстен була алмый. Һәм европарламентта бәхәсләр 23 телдә дә бара. Әйе, файдалы булу ягыннан моны тормышка ашыру катлаулы. Монда җиңел генә чишелеш табып та булмый. Тик Европа парламентының үзенчәлеге шунда ки: без Европа берлеге һәр әгъзабызның да кыйммәтен, рәсми тел хокукын таныйбыз”, диде Марк Франко.

6% халыкның теле дә дәүләтнеке

Ә Финляндиянең Русиядәге илчесе урынбасары Арья Макконеннан ул илдә швед азчылыгы теленә рәсмилекне ничек тәэмин итүләре турында әйтте. Әйтик, Татарстанда да “икетеллелек” бар. Татарстанда татар теле рәсми тел, әмма аның рәсми кулланылышы еш кына бәхәс уята бит.

“Халыкның алты процентка якыны швед телендә сөйләшә. Бу 300 мең чамасы кеше. Телләр бар нәрсәдә дә тигез хокуклы. Һәм мин рәсми яктан швед телен белергә тиеш. Чөнки мин дәүләт оешмасында эшлим. Һәм бездә шведтелле кешеләргә швед телендә хезмәт итү каралган”, диде Арья Макконен.
XS
SM
MD
LG