Accessibility links

Һаагта Әфганстанга багышланган халыкара җыен бара


Бу конференцияне Әфганстан президенты Хәмид Карзаи ачты. Анда 80 ил вәкиле һәм халыкара оешма әгъзаләре катнаша. Җыенның төп темасы - Әфганстанда тотрыклыкка һәм иминлеккә ирешү юллары.

АКШ Баш секретаре Һиллари Клинтон Холландиянең Әфганстандагы халыкара коалициядә катнашуына югары бәя бирде.

Матбугат очрашуында чыгыш ясаганда Клинтон, Әфганстанда тынычлык урнаштыруда катнашу кешеләр үлеме белән бәйле булган авыр һәм катлаулы эш булуын аңлыйбыз, әмма сезнең миссиягез уңышлы булды, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG