Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәни үзәк яңа талантлар ача


Мәдәни үзәктә узган музыка кичәсе татар тамашачыларын горурланырга урын булдырырлык талантлы татар баласы, Булат Насыров белән таныштырды.

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә классик музыкага багышланган очрашу узды. Мондый очрашулар мәдәни үзәктә икенче мәртәбә үткәрелә инде. Әлегесен Химки шәһәрендә яшәүче композитор Элмира Якупова җитәкчелегендә барлыкка килгән өлкә мохтарияте бүлекчәсе оештырган иде. Очрашуда Рөстәм Яхин, Мансур Мозафаров, Сәлих Сәйдәшев, шулай ук Элмира Якупованың да инструменталь әсәрләре һәм җырлары яңгырады.

Шунысы да кызыклы, бу очрашу мәскәүлеләр яңа исем дә ачты. Бу концертта әле өченче ел гына Мәскәү консерваториясе каршындагы коллиятедә скрипка классында укыган 12 яшьлек Булат Насыйров та чыгыш ясады.

Булат Насыров үзе тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән. Аның әле музыкага бик һәвәс булган энесе Морат та бар. Аларны беренче мәртәбә Уфада узган конкурс вакытында, Булат ул вакыта беренче урынны алган булган, Мәскәүнең Спиваков фонды хезмәткәрләре күреп алып, Мәскәүгә чакырган.

Ә Мәскәүдә инде Булатның әнисе Эльза ханым әйтүенә караганда, ниндидер изге көчләр ярдәм иткән. Беренчедән, Мәскәү мэриясендә чыгыш ясаган вакытта Булатның скрипкада уйнавына мөкиббән киткән Мәскәү мэры Юрий Лужков, бу гаиләнең Мәскәүдә торыр җире бармы дип кызыксынган. Һәм аларның хәленә кереп, ике балага да музыка белән иркен шөгыльләнү шартлары тудырган фатир да биргән. Фатир документлары белән шөгыльләнүчеләр үзләре дә бу хәлгә шаккатып, безнең тарихта бу эш беренче мәртәбә дип әйткәннәр.

Ә инде Булатка скрипканы данлыклы музыкант, «Виртуозы Москвы» оркестры җитәкчесе Владимир Спиваков үзе бүләк иткән. «Ул аны Париждан алып кайтып бирде», ди Булатның әнисе Эльза ханым. Менә шундый гәҗәеп язмыш.

Ә инде татар мәдәни үзәгендә алар әле икенче мәртәбә генә. «Бирегә беренче тапкыр килгәндә безне шундый җылы каршыладылар. Күп итеп күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр», ди Эльза ханым.

Мәдәни үзәктәге очрашу балаларга шул хәтле охшаган, хәтта алар, әйтерсең без дәү әнидә кунакта булдык, дигәннәр. Һәм аларны беренче очрашу вакытында мәдәни үзәктә булачак, әйтеп үтелгән концерта катнашырга да чакырганнар.

Ә инде без алар белән мәдәни үзәктә концерт вакытында сөйләштек. Булат күп сүзле түгел. Ул бары тик Мәскәү миңа бик ошый, скрипкада уйнарга яратам, дип кенә әйте. Ә менә Эльза ханым безнең кайбер сорауларга җавап та бирде. Һәм бу концертта катнаштырганнары өчен бик зур рәхмәтләрен белдерде.

Эльза ханымның икенче улы Моратка әле бары алты яшь кенә. Ә инде аңар Владимир Спиваков пианинада уйнарга өйрәнергә киңәш биргән.
XS
SM
MD
LG