АКШ президенты Барак Обама бүген бу вазыйфада беренче тапкыр Европага сәфәрен башлый. Аның 8 көнлек сәфәрендә беренче тукталыш Лондонда булачак. Анда ул "20лек" саммитында катнашачак. Ул анда Русия һәм Кытай җитәкчеләре белән дә очрашырга тиеш. Аннан соң Обаманың Франция белән Германия чигендә НАТОның 60 еллыгына багышланган җыенда катнашуы көтелә. Шулай ук президентның Европа Берлеге һәм АКШ мөнәсәбәтләренә багышланган җыен өчен Прагага килүе планлаштырылган.
Чехиядән соң Обама Төркиягә рәсми сәфәр белән барырга җыена.
Чехиядән соң Обама Төркиягә рәсми сәфәр белән барырга җыена.