Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкемдар Дроздовага эше аркасында һөҗүм иткәннәр


Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты Самар өлкәсе мәхкамәсе хөкемдары Любовь Дроздовага булган һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклау турында игълан итте.

Мәхкамә җирле эшмәкәр Кириллов җирләрне канунсыз төстә үзләштергән дигән карар чыгарган булган. Тикшерүчеләрнең әйтүенә караганда, бу карар аркасында эшмәкәр хөкемдар Дроздованы үтертергә теләгән, ул 100 мең доллар вәгъдә итеп, Африкян исемле бер кешене яллаган.

2008 елның ноябрендә район мәхкамәсе башлыгы Любовь Дроздовага яшәгән өйенең ишек алдында аталар. Ул исән кала, февраль аенда хастаханәдән терелеп чыга.

Эшмәкәр Кириллов һәм утерүчене эзлиләр.
XS
SM
MD
LG