Әфганстан һәм Пакстан президентлары Төркиядәге очрашуда сугышчыларга каршы көрәш мәсьәләсендә ныграк хезмәттәшлек алып бару турында сөйләште. Бу сөйләшүләрдә Төркия президенты Абдулла Гул арадашчылык итте. Пакстан һәм Әфганстан арасындагы мөнәсәбәтләр, Кабулның Исламабадны Талибанны туктату өчен бик аз эшләүдә гаепләгәннән соң, бозылып киткән иде. Бүгенге чара Төркия соңгы 3 елда үткәргән 3нче шундый очрашу.