Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан имамы "Хизб ут-Таһрир" оешмасында торуда гаепләнә


Казанның Совет районы мәхкамәсе экстремист һәм террорчы оешма дип игълан ителән "Хизб ут-Таһрир" оешмасында катнашу гаепләве белән бер имамның эшен карый башлады.

Мәхкәмә вәкиленең әйтүенә караганда, Ихлас мәчете имамы бу оешмага 2005 елның ноябрендә кергән булган һәм 2006-2008 елларда Татарстанда оешманың җирле бүлеген зуррайту өчен яңа әгъзәләрне җәлеп итү эшчәнлеген алып барган.

Мәхкамә вәкиле, имам гаепләүләрне кире кага, дип әйтә.

Моңа кадәр Татарстанның Югары Мәхкамәсе "Хизб ут -Таһрир" оешмасында тору гаепләве белән 12 активистны хөкем итте.
XS
SM
MD
LG