Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама-Медведев: беренче очрашу


Медведев белән Обаманың беренче очрашуы Лондонда үтте
Медведев белән Обаманың беренче очрашуы Лондонда үтте
Мәскәү белән Вашингтон аралары соңгы елларда гел бозыла барганнан соң, ике илнең яңа җитәкчеләренә хәзер зур өметләр баглана. Бу уңайдан хәттә ике арадагы мөнәсәбәтләрнең "төймәсен сүндереп-яндыру" дигән төшенчә барлыкка килде.

Чәршәмбе Лондонда Барак Обама белән Дмитрий Медведевның беренче күзгә-күз очрашуы үтте. Бу очрашудан соң тарафлар, беренче нәтиҗә буларак, атом коралын кыскарту турындагы килешүне яңарту ниятен белдерде.

СТАРТ килешүенең мөддәте шушы елның декабрендә чыга. Лондон очрашуында ике илнең белгечләр төркеменә килешүнең яңартылган өлгесен әзерләргә кушылды.

"Бу искергән килешү көчәйтелсә, атом коралын киметү юнәлешендә яңа җитди адымнар ясалса, моннан Кушма Штатлар да, Русия дә, башка атом илләре дә отачак кына", - диде Обама.

Ике җитәкче, шулай ук, Әфганстан мәсьәләсендә бергәләп эшләргә килешкән. Әл-Каидә һәм башка террорчы оешмалар Әфганстан белән Пакстанга гына түгел, башка илләргә, шул исәптән, Америка белән Русиягә дә җитди куркыныч тудыра, бу афәткә каршы бергәләп көрәшергә кирәк, дигән уртак фикер әйтелгән.

Иранга килгәндә, тарафлар бу илнең тыныч атом програмына хокукын таныса да, Тәһран үзенә ышаныч тудыру өчен күбрәк эшләргә тиеш, дигән уртак караш белдергән.

Берүк вакытта тарафлар кайбер мәсьәләләрдә фикер аермалары булуын да таныган. Мисал өчен, ракета калканын урнаштыру, йә исә узган ел Русия белән Грузия арасындагы сугыш мәсьәләсенә карата. Алай да, тарафлар киләчәккә өмет белән карый.

"Бу әле сөйләшүләрнең башы гына. Ләкин бүгенге сөйләшү безне берләштергән мәсьәләләрнең безне аерган мәсьәләләргә караганда күбрәк булуын күрсәтте", - диде Медведев.

Шулай итеп, ике арадагы төймә сүндереп-яндырылды дияргә була. Сөйләшүләр эшче төркемнәр дәрәҗәсендә дәвам итәчәк.

Медведев Обаманы июль аенда Русиягә килергә чакырган. Обама чакыруны кабул иткән. Сүндереп-яндыруның беренче нәтиҗәләрен шунда ясап булачак.

Әлегә белгечләр артык өметләнмәскә киңәш итә. Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс сүзләренчә, мөнәсәбәтләр яхшырсын өчен ике як та тырышырга тиеш, ләкин яхшыру ул һәркем теләгәненә ирешәчәк дигән сүз түгел.
XS
SM
MD
LG