Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лев Пономаревны нигә кыйнаганнар?


Мәскәүдә 67 яшьлек Лев Пономарев кыйналган. “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы бу һөҗүмне үзенең һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

Лев Пономаревның үзенең әйтүенә караганда, сишәмбе кичендә яшәгән өйенең ишек алдында, аның янына бер кеше келеп, тәмәке кабызырга сораган, аннан соң кемдер арттан килеп суккан, җиргә еккан, типкәли башлаган. Лев Пономарев каты кычкырган, аны ишетеп сакчы йөгереп чыккан.

Шуннан соң кыйнаучылар качып китте, дип сөйләде бүген Лев Пономарев “Свобода” радиосына биргән әңгәмәдә.

Хокук яклаучының тормыш иптәше хәбәр иткәнчә, аның башына һәм күкрәгенә типкәннәр.

Милиция һәм ашыгыч ярдәм машиналары килгән. Пономаревны хастаханәгә алып киткәннәр.

Буген Пономарев хастаханәдән чыккан, борыннан кан акканын, битенең җәрәһәтләнүен, күгәрүен, башында шешләр булуын әйтте.

Радио хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә Пономарев, соңгы вакытта аның һәм “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәтенең кайбер оешмалар белән каты каршылыкка керүен хәбәр итте.

Хәрәкәт кайбер күәт оешмаларының кешеләрне кыйнау һәм үтерү очракларын тикшерә, диде ул. Соңгы барган тикшерү Наркотик әйләнешен күзәтүче дәүләт оешмасының гамәлләренә кагылган булган.

Бу оешманың мәк сатучы эшмәкәрне канунсыз гаепләве расланса, кайбер җитәкчеләрнең эштән алынуы мөмкин иде, диде Пономарев.

Ул шулай ук, соңгы вакытта Владимир төрмәсендә 10 якын тоткынның каты кыйналуына бәйле тикшеренүне дә искә төшерде. Кеше хокукларын яклау хәрәкәтенең җәзаларны үтәү, төрмәләрне күзәтүче оешмалар белән бик каты бәхәсләр алып баруын әйтте.

Шулай ук кеше хокукларын яклаучы, Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, Пономаревка булган һөҗүм аның хокук яклау эше белән генә түгел, “Солидарность” хәрәкәтендәге эшчәнлеге белән дә бәйле, дип саный.

Оппозиция көчләрен берләштергән “Солидарность” хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Башкорстанда да оешты. 28 март көнне Лев Пономарев Уфага килеп, җирле оппозиция вәкилләре белән килешә алмаса да, яңа хәрәкәтнең җирле бүлекчәсен оештыру конференциясен уздырды.
XS
SM
MD
LG