Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Абхазия һәм Көньяк Осетияне танү мәсьәләсен карарга мөмкин


Беларус парламентындагы утырышта бүген Абхазия һәм Көньяк Осетиянең мөстәкыйльлеген тану мәсьәләсе каралырга мөмкин. Әлегркә Минск Мәскәүнең бу таләбен кире кагып килә иде.

Абзазия һәм Көньяк Осетия 90нче елларда мөстәкыйльлекне үзләре игълан итте. Русия аларны үткән елда Грузия белән сугыштан соң таныды. Дөньядагы дәүләтләрдән бары Никарагуа гына бу ике республиканың мөстәкыйльлеген танырга булды.
XS
SM
MD
LG