Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга “Татар моңы” килде


Моңны барлаганчы, аңа тәрбияләргә кирәк, ди Миңгол Галиев. 3-4 апрель көннәрендә Җәлил театрында “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенә йомгак ясала.

Гала-концертка барсы да әзер кебек, ди оештыручылар. Кайберәүләр әйтүенчә, “Татар моңы” бәйгесен оештыру турында беренче сөйләшүләр алып барганда ук нәкъ 3-4 апрельдәге бәйрәм рухындагы концерт күзалланган булган.

3 апрель көнне лазер тамашадан соң мәртәбәле жюри белән таныштыруга ук Уфадан килгән яшь җырчы Фидан Бикмурзин “Тәфтиләү”не башкарачак. Шулай итеп бер-бер артлы 20ләп яшь башкаручы үз иҗаты белән таныштырачак. Уфа җырчысын Чаллы, Чаллыны Казан, Мөслимне Екатеринбур башкаручысы алыштырып, Казан тамашачысы беренче көнне Ташкент, Бурятия, Кырым, Кушма Штатларда яшәүчеләр алып килгән, моң дәрьясы белән таныша ала.

Миңгол Галиев
“Татарстанда яшәгән һәм башка төбәкләрдә яшәгәннәр арасында әллә ни аерыма юк. Гомүмән алганда, читтән килгән татар балалары арасында җыр сәнгатен матуррак итеп башкаручылар һәм җыр телен матур итеп әйтеп әйтүчеләр күп булды. Бу бик әһәмиятле.

Без “7 йолдыз”ны карадык. Анда татар сәнгатенә һәм татар халкына ихтирам күрсәтү булса, ә бу бәйге татар милләтенең чын йөзен күрсәтү һәм башка милләтләргә үрнәк буларак ягын барлау иде”, дип белдерде жюри әгъзасы, Казан дәүләт һуманитар педагогия университеты галиме Миңгол Галиев.

Оештыручылар әйтүенчә, өчесендәге концерт алдагы көндә буласына тамчы да ошамаган. Төбәкләрдән җиңүчеләр шулкадәр күп ике концертка да чак сыеп беткән. Әнә беренче көнне 16-18 яшьлек Ульян, Саба, Мамадыш, Казан һәм Мәскәүдән килгән яшь башкаручылар “Сарман”, “Авыл көе”, “Кошларга”, “Галимҗан такмаклары” һәм “Парлы толымнар”ны бер мәрҗән рәвешендә, ягъни попури итеп башкарачак. Икенче көнне дә шундый мәрҗән белән башкалар чыга икән.

“Татар моңы”н Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды, “Салават” эстрада театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Яңа гасыр” телерадиоширкәте оештырды.

Телерадиоширкәт башлыгы урынбасары Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, башта алар әлеге проект тормышка ашмас дип тә куркып калганнар. Әмма ике сәфәрдән соң бу шикләнүләр юкка чыккан. Әмма Айтуганованы һәм башка жюри әгъзаләрен дә борчыган мәсьәлә дә бар. Ул милли, халык уен коралларында уйнаучыларны көпә-көндез ут яндырып эзләсәң дә табу бик кыен икән.

Мөгаен, шуңа күрә оештыручылар Кушма Штатлар башыннан ук күренекле саксофончы Эдуард Әхмәтшинны һәм Кырымнан дөньякүләм билгеле гитарачы-виртоуз Әнвәр Измайловны да чакыргандыр. Алар сәхнәдә булачак.

Алсу
4 апрель көнне булачак концертта исә Алсу да җырларга җыена. Ул үзенең әле күптән түгел генә Казанда тәкъдим ителгән “Туган тел” альбомыннан “Кышкы романс”, “Сандугач” һәм “Шәл бәйләдем” җырларын башкарачак.

Җиңүчеләргә Гран-при һәм төрле лауреатларга премияләр тапшыру күздә тотыла. Оештыручылар приз фонды 1 миллион сум тирәсе, дип белдерә.

Миңгол Галиев фикеренчә, бу 3-4 апрельдә Казанда булачак тамашаны бәйге дип өздереп әйтергә дә ярамый. “Татар моңы” дип башланган бу чараны мин бәйге димәс идем, бу татар моңына багышланган күренекле бәйрәм чарасы. Аның да башы гына дип әйтәсем килә. Ни генә булмасын, бәйрәмдә дә, сайлап алулар вакытында да әле безнең татар яшьләренә гомум Русия һәм дөньякүләм шоу шаукымы шулкадәр көчле тәэсир иткәнлеге күренде. Алар аннан арынып бетә алмыйлар.

Минем фикеремчә, моңны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Бу бәйрәмнең репетициясен тыңлаганнан соң безгә ана телен - татар телен, гаиләне саклау кирәк дигән уй туды. Ата-аналар белән гаиләдә, җәмәгатьчелектә, дәүләт югарылыгында да бу эшне бик акыллы, җайлап кына кечкенәдән үк үстерү мәсьәләсен күз алдында тотам мин.

Кечкенәдән моң белән тәрбияләп үстерсәк, ул рухи тәрбиянең, әхлакның төп нигезе булачак. Алар чын сәнгатьнең нәрсә икәнен һәм телевизордагы шау-шуларның никадәр җитешмәгәнлеген, рухи бушлыкка илтә торган әйбер икәнлеген, татар халкының моңа мохтаҗ түгеллеген аңлап үсәчәкләр.

Бу балалар кайда гына яшәсә дә, аларның тәрбияне Татарстаннан алуы бик әһәмиятле. Безгә исә, шушы юлда дөрес итеп алып бару кирәк. Ниндидер яклаулар белән генә түгел, ә чын мәгънәсендә аңлап. Лаеклы булмаган баланы күтәрү аңа зыян гына китерәчәк. “Татар моңы”нда лауреат булып икенче җирдә төшеп калса, ул аңа зур трагедия булачак”, ди Миңгол Галиев. Бу фикерләрне ул Гала-концерт булыр алдыннан катнашучыларның барсының да чыгышын карагач үткәрелгән киңәшмәдән соң әйтте.

Миңгол Галиев фикеренчә, тиздән Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар да башланыр. Татар моңы даһиеның әлеге зур бәйрәме уңаеннан бөтен дөнья күләмендә зур чара үткәрергә кирәк дигән фикердә тора Миңгол Глаиев. Ул да моң тәрбиясенә үз өлешен кертер иде.
XS
SM
MD
LG