Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкләр Татарстан ятимнәренә бәйрәм ясады


Татарстандагы үзбәк милли мәдәни мохтарияте Казандагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм инвалид балалар өчен зур хәйрия чарасы уздырды. Республикада татар байлары да шактый булуга карамастан, аларның әлегә мондый чара оештырганы юк.

Казан үзәгендәге үзбәкләргә караган “Көнчыгыш ашлары” кафесының ишегалдында узган чарага 1 меңгә якын бала чакырылган булган. Татарстан халыклары мәҗлесе җитәкчесе Николай Владимиров сүзләренчә, үзбәкләр милли мохтарияте мондый чараны беренче тапкыр гына уздырмый.
Абдуманноб Абдусаттаров(с) һәм Николай Владимиров


“21 март көнне үзбәк мохтарияте җитәкчесе Абдуманноб Абдусаттаров зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрде. Әлеге чара да аның теләге иде. Гомумән Абдуманноб республикадагы балаларга һәрдаим хөрмәт күрсәтә. Һәм бүген дә ул Үзбәкстаннан килгән кунакларның сәнгатен балаларга җиткерергә тели”, диде Владимиров.

Аның әйтүенчә, якын киләчәктә Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә үзбәк милли мохтарияте республика районнарына да чыгуны күздә тота.

Абдусаттаров барлык җыелган балаларны Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм күңелләрендә һәрвакыт яз булуын теләде.


“Ят балалар булмый, аларның һәркайсы безнеке. Шуңа без Казан районнарының балалар йортында тәрбияләнүчеләрне чакырып Нәүрүз уздырырга булдык”, диде ул “Азатлык”ка.

Бүгенге көндә БДБ илләреннән Татарстанга килүчеләрнең дә иң күбе үзбәкләр. Владимиров әйтүенчә, алар 50 меңгә якын. Ә алар милли мохтариятенә күбрәк Русия ватандашлыгын алган үзбәкләр керә икән.

Чарага исә Татарстандагы азербәйҗан милли оешмасыннан да кунаклар чакырылган иде. Алар биюле тамашалар күрсәтте.

Шуннан чараны тулысынча шамакай алып барды. Ул балалар белән төрле уеннар оештырды.

Әмма балаларга иң ошаганы һавада махсус җайланмага беркетелгән арканда йөрү күренеше булды.

Тирә-юньдә үзбәк көйләре яңгырап торды. Шунда ук барлык балаларга казанда яңа гына пешеп чыккан пылау таратылды.
XS
SM
MD
LG