Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хамовнический мәхкамәсе Ходорковский шикаятен кире какты


Мәскәүдә Хамовнический мәхкамәсендә эшмәкәрләр Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.

Бүген мәхкәмә яклаучыларның чираттагы шикаятен кире какты. Ходорковскийның яклаучылары дәүләт оешмаларыннан нефтьне кулллану турындагы документларны соратырга таләп иткән.

Михаил Ходорковскийны 1998-2003 еллар арасында нефтьне үзләштерүдә гаеплиләр. Аның сүзләренчә, ЮКОС ул елларда Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыкларын ягулык белән тәэмин иткән булган. Шулай итеп, алар урланган нефтьне кулланган булып чыга һәм алар да җинаятьтә катнашкан дигән нәтиҗә чыгарып була, ди гәепләүче як.
XS
SM
MD
LG