Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җыены алдыннан каршылык чарасы үтте

Страсбургта полиция һәм НАТО саммитына каршылык белдергән кешеләр арасында бәрелешләр булды.

Полиция шәһәр үзәгеннән килгән кешеләр агымын туктатыр өчен газ сиптерде, дип хәбәр ителә.

Страсбург полициясе иртәгә башланырга тиешле НАТО саммитының иминлеге мәсьәләсендә борчылу белдерде.

НАТОның юбилей җыены ике көн барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG