Accessibility links

Кайнар хәбәр

G20: урамда Обаманың абруе төшә


Лондон урамнарындагы каршылык белдерүчеләрдән Обамага да эләкте
Лондон урамнарындагы каршылык белдерүчеләрдән Обамага да эләкте
Икътисадлары алга киткән 20 илнең җыены барган Лондонның Excel үзәге бу көннәрдә хәрби ныгытманы хәтерләтте. Меңнән артык полиция хезмәткәре җыен урынын камауга алган, анда чит-ятлар үткәрелми. Шартлаткыч исенә өйрәтелгән этләр тирә-якны тентеп тора. Машиналар якын китерелми, кунаклар үзәккә җәяүләп бара.

Чәршәмбе протест белдерүчеләр бер-бер артлы дүрт урам йөреше үткәрде. "Сезнең кризис өчен без түләргә теләмибез!", "Дөрес карар кылыгыз!", "Гыйракта 7 миллион кеше үтерелгән, җәрәхәтләнгән, йортсыз калган!" дигән шигарләр күтәреп алар Лондон урамнарыннан үтте.

Шигарләрдән күренгәнчә, протест белдерүчеләр шактый чуар таләпләр күтәрә. Шулай да, Лондондагы хәбәрчебез әйтүенчә, аларны берләштергән бер нәрсә бар – ул да булса, американ президенты Барак Обамага карата арта барган ризасызлык кәефләре.

Каршылык чарасында катнашучы, эшен югалткан Джордж исемле егет сүзләренчә, элегрәк ул Обамага күпмедер өметләр баглаган булса, хәзер инде берни дә көтми:

"Минемчә, Обама бер нәрсәне дә үзгәртергә җыенмый. Бәлки нияте бардыр, ләкин президент тирәсендә шул ук кешеләр. Аның мөмкинлекләре чикләнгән."

Аның фикере белән 35 яшьлек Гарри да килешә: "Бер кеше, нинди генә көчле булмасын, ялгызы бер нәрсәне дә үзгәртә алмый. Һәрхәлдә, безнең заманада."

Башта тыныч кына барган каршылык чаралары кичкә таба чуалышларга әверелде. Анархистлар төркеме банк бинасына һөҗүм иткән. Чуалышлар нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Полиция 86 кешене тоткарлаган.

Ул арада, шәһәрнең башка бистәләрендә сугышка каршы демонстрация дәвам иткән. Анда да атом коралын тыюдан алып, Фәләстин дәүләтен төзүгә кадәр таләпләр күтәрелгән. Обама белән ризасызлар анда да табылган:

"Әлегә ул гамәлдәге системны үзгәртү өчен берни дә эшләмәде, - ди Тони исемле Һолланд кешесе. – Гыйрактан гаскәр чыгара, ләкин Әфганстан һәм Пакстанда, киресенчә, арттыра. Бу бик куркыныч сәясәт."

Битлек кигән Аббас исемле кеше "атом сугышына каршы" дигән шигар күтәргән. Обама Иранга һөҗүм итмәс дип өметләнә:

"Әгәр ул Иранның атом корылмаларын утка тотса, Русия Иранга ярдәмгә киләчәк. Ул чакта Русия белән Америка арасында атом сугышы башлана."

Сүз уңаеннан, саммит башланыр алдыннан, чәршәмбедә американ президенты Бакар Обама Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Шул беренче очрашуларында ике җитәкче стратегик атом коралын киметү турындагы килешүне яңартырга килеште.
XS
SM
MD
LG