Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклаучылар тарткалашы


Уфада “Солидарность” - “Теләктәшлек” исемле иҗтимагый оешманы төзү җыелышы тирәсендәге гаугалар һаман да дәвам итә.

Уфада кеше хокукларын яклаучыларның “Солидарность” дигән иҗтимагый оешма төзү җыелышы үтүе турында хәбәр ителгән иде инде.
Русиянең “Кеше хокуклары өчен” исемле иҗтимагый оешмасы рәисе Лев Пономарев та Уфага шушы оешмага нигез салу җыелышына килгән иде. Ләкин ул, бу җыелышка кергән кайбер вәкилләрне үз итмичә, анда катнашудан баш тарты.

Шулай итеп, бу җыелышта катнашучылар ике төркемгә бүленде: Пономарев әфәнде яклыларга һәм аңа каршы булганнарга. Ләкин тегеләр дә, болар да бирешергә теләмәде. Һәм бер үк бинада бер үк көнне, бер-бер артлы үз җыелышларын үткәреп, ике “Солидарность” оешмасы төзеп кую турында игълан белдерде.

Шулай итеп, хәтта бер оешма төзегәндә дә, кеше хокукларын якларга дәгъва кылучылар теләктәшлеккә килә алмады. Лев Пономарев тарафдарлары Мәскәүдә яшәүче җәнҗаллы билгеле Илдар Исәнгуловны яңа оешма рәисе итеп сайласа, аңа каршы булганнар әлегә вакытлыча танылган журналист Виктор Шмаковны җитәкче итеп билгеләде.

Киләчәктә алар бу вазифада билгеле оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллинны да күрергә теләүләрен белдерде. Шул ук вакытта Виктор Шмаков сүзләренчә, алар Лев Пономаревка каршы түгел, алар бергә эшләү яклы.

“Ләкин, Пономарев әфәнде моңа риза булмады, күрәсең аның башка уй-ниятләре бардыр”, ди Виктор Шмаков.

Башкортстандагы танылган журналист Виктор Шмаков әйтүенчә, алар әле дә Мәскәүнең “Кеше хокуклары өчен” иҗтимагый оешмасы рәисе Лев Пономарев белән бергә эшләү яклы. “Демократияне үстерү, хокукларны кысылган кешеләрне яклау юлында берләшү файда гына бирер иде”, ди Шмаков әфәнде.

“Әлеге вәзгыятьтә кемнең хак, ә кемнең хата юлда булуын әйтүе кыен. Биредә хәтта яңа оешма өчен бүленәчәк акчалар тирәсендә дә тарткалашу булуы ихтимал. Ә әлегә кайсы төркемнең “Солидарность” оешмасын төзүе турындагы оештыру җыенының легитим, ә кайсысыныкы канунсыз булуы турында да билгеле түгел”, ди Башкортстан оппозициясе килештерү шурасы вәкилләренең берсе Мәҗит Хуҗин.

Шулай итеп, кеше хокукларын якларга теләк белдерүчеләр хәтта үзара да теләктәшлеккә килә алмый. Ә үзләре төзергә җыенган оешманың исеме “Теләктәшлек” булмакчы.
XS
SM
MD
LG