Сайлаулар үткәреп Дәүләт Шурасын барлап, кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген билгеләгәнннән соң, Татарстан сәясәтчеләре бераз ял алган сыман. Миңтимер Шәймиев ялда, шуңа да республикада әллә ни шаккатырлык сәяси вакыйгалар үтми. Өстәвенә финанс кризисы мәсьәләләре дә сәяси тормышны томалады, ди белгечләр.
Әмма оппозиция вәкилләре сәясәтне үзенчә тасвирлауны дәвам итә. “Звезда поволжья” басмасында журналист Рәшит Әхмәтов, республика җитәкчелегенә кагылышлы фаразлар да ясый. Аның фикеренчә әлегә Шәймиев төркеме хакимият алмашынуын кичерә. Бу алмашыну 2017 елга кадәр барырга мөмкин. Хәзер Шәймиев Русиядә дә, Татарстанда да демократия урнаштыру яклы. Чөнки авторитар идарә итү калса, Шәймиев төркеменнән күп нәрсәне тартып алачаклар. Ул вакытта татарларның бәйсезлеккә омтылулары да хыялда гына калачак, ди ул.
Журналист фикеренчә, хәзер республика президенты үзе янында аеруча ышанычлы кешеләрне генә җыя. Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Шурасы рәисе урынына тәкъдим иткәндә, Шәймиев иң элек ышанычлы кеше дип атады. Ышанычлыларны җыйгач, димәк ышанычсызлар да бар.
Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев бу мәсьәләгә карата мондый мөнәсәбәт белдерә.
“Шәймиев төркеменә керүчеләр беренче чиратта милләт буенча да түгел, ә ышанычлык буенча сынала, минемчә. Тулаем алганда Шәймиев янында бөтенләй ышанычсыз кешеләр юк. Әмма Алтынбаев һәм башка кайбер җитәкчеләр белән аңлашылмаучанлыклар тугач, Шәймиев үз төркеменә бик ышанычлы кешеләрне генә җыя. Мәсәлән, Мөхәммәтшин 100% ышанычлы кеше. Хөкүмәткә ике-өч ел элек килгән кешеләрне әлегә җитәкче урыннарга билгеләмиләр, тикшерәләр. Хәзерге вакытта исә, минемчә, Шәймиев төркемендә 90% ышанычлы кеше эшли”, ди Сергей Сергеев.
Гадәттә, Шәймиев ялдан кайткач, кадрлар алмашынуын үткәрә. Бәлки бу юлы да шулай булыр. Ул вакытта кемнең ышанычсыз икәне күренәчәк, ди Әхмәтов. Сәясәт белгече Сергей Сергеев исә хөкүмәттәге үзгәрешләрнең буласы булды инде, ди.
“Шәймиевнең ялдан кайтып, кадрларны алмаштыру гадәте булды булуын, әмма март аенда хөкүмәт үзгәрешләр кичерде инде. Әмма бу үзгәрешләр миңа бик аңлашылып бетми. Мәсәлән, министр Фәсхетдинов “ТАИФ” ишркәтенә якын кеше иде. Аны ни өчен Емельяновка алыштырдылар, аңлашылмый. Күрәсең хөкүмәттә, милли балансны сакларга кирәк. Якын киләчәктә, кадр үзгәрешләре булмаска тиеш”, ди Сергеев.
Рәшит Әхмәтов фикеренчә, республика президенты киләчәктә булачак хәлләрдән бераз курка. Чөнки ничек кенә булмасын аның әле президент тәхетендә каласы килә. Шуңа күрә дә сәясәттә Шәймиевтән артык шаккатырлык гамәлләр көтәсе юк, ди ул. Шул ук вакытта Әхмәтов, әлегә Шәймиевнең күп мәсьәләләрне хәл итә алырлык көчле сәясәтче булып торуын да искәртә.