Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның юбилей чаралары башлана


Бүген НАТОга керүче 28 ил башлыклары альянсның 60 еллыгына багышланган тантаналы утырышка җыела. Ул Германиянең Баден-Баден каласында үтә. Юбилей чаралары Страсбург һәм Кель шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк.
Юбилей саммитында 60 яшь тулу бәйрәме генә түгел, Әфганстандагы вәзгыять, альянс алдында торган бурычлар хакында да сөйләшү булачак.

Бу саммитта Франциянең рәсми төстә берлекнең оешмаларына кайту чарасы да үтәчәк. Бу ил НАТО оешмаларыннан 1966 елда чыккан иде.

XS
SM
MD
LG