Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бабич - башкорт, ул туган як - башкорт шигърияте Мәккәсе”


Бабич көннәрендә узган чарада билгеле башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатов шулай дип белдерде.

Бабич көннәре ел саен шагыйрь туган якта - Дүртөйле районы үзәге һәм туган авылы Әсәндә уздырыла. Быел анда район үзәгендә һәм туган авылында әдәби-мәдәни чаралар, шагыйрь бүләгенә волейбол ярышлары узды.

Әлеге чараларга Татарстаннан шагыйрьнең якташы, Әсәндә туып-үскән язучы Галимҗан Гыйльман да килергә тиеш булган. Без аның килмәвен ишетеп, монда сәяси сәбәпләр юкмы дип белештек.

“Һич тә сәяси сәбәпләр юк. Аның бары тик бер генә милләт шагыйре итеп күрсәтүче кайберәүләр белән килешмим. Без иртәме, соңмы бу мәсьәләдә аңлашырбыз дип уйлыйм. Казан аны татар шагыйре дип тә исәпли”, дип белдерде ул.

Галимҗан Гыйльман ай ахырында мотлак туган ягында булырга җыенуын да ирештерде.
XS
SM
MD
LG