Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казалар, казалар...


Туймазы - Уфа нефтьүткәргеченең Уфа районы Нөрле касабасы янында нефтьүткәргеч зарарланып җиргә “кара май” аккан. Пычрак мәйданның зурлыгы 200 квадрат метр һәм ул Нөрлекәй елгасына 70-80 метр ераклыкта. Елга Сухарево күленә коя, аның суы исә басуларны сугару өчен файдаланыла. Нефть тиз арада җыелган, елгага эләкмәгән дип ирештерәләр. Барлыгы 35 тонна су катыш нефть җыелган.

Уфадагы бер йортта шартлау булган. Бер йорт хуҗасы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Икенчесенең өйдә булмаган чагына туры килгән. Фаҗига сәбәпләре тикшерелә.

Уфада узган төн машина янды. 99-нчы моделле “Лада” нык зыян күргән, шулай ук аның янындагы берничә машина зарарланган. Машинага ут төрткәннәр дип фаразлана.

Туймазы районында Өсән елгасы ташып, 12 шәхси йорт су астында калган. Аларда яшәүчеләр вакытында эвакуацияләнгән.

XS
SM
MD
LG