Accessibility links

Украинада оппозиция хөкүмәтнең китүен таләп итә


Киев үзәгендә Украина хөкүмәтенең вазифасыннан китүен таләп итеп һәм аның икътисадый кризиска каршы гамәлләрен хөкем итеп 20 меңләп кеше җыелды.

Русиягә йөз тотучы оппозиция вәкилләре премьер-министр Юлия Тимошенко белән бергә президент Виктор Ющенконың да вазифасыннан китүен таләп итә.

Бу ризасызлык чараларын Виктор Янукович җитәкчелегендәге Мәскәү яклы Төбәкләр фиркасе оештырды.

Янукович 25 октябрьдә үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашыр дип көтелә.

2 көн элек парламент президент сайлауны вакытыннан алда үткәрергә чакырган иде.

Җомга Ющенко президентны гына түгел, парламентны да вакытынна элек сайлау мәсьәләсен каравы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG