Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов Сочида каты цензурага зарлана


Русиянең оппозиция җитәкчесе, Сочи шәһәр башлыгы булу өчен көрәшүче Борис Немцов милиция минем сайлау өндәмәләре басылган кәгазьләрне тартып алды, Сочида тоташ цензура бара диде.

1990 елларда премьер-министр урынбасары булган, соңрак оппозициягә күчкән Немцов милиция узган төндә минем 125 мең өндәмәмне канунсыз рәвештә тартып алды диде.

Немцов җирле хакимият радио һәм телевидениедә Сочи меры сайлавы көрәшен яктыртуга каты басым ясый диде һәм Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итеп Сочи сайлавындагы оятсызлыкны туктатуны сораганлыгын белдерде.

Җомга көнне Немцов 26 апрельдә үтәчәк Сочи меры сайлавында катнашачак 9 намзәтнең берсе булып теркәлде.

Русия җитәкчелеге еш ял итә торган Сочида 2014 елда Кышкы Олимпия уеннары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG