Accessibility links

Кайнар хәбәр

FBI Бингемтон атышын Талибан оештыруына ышанмый


АКШ Федераль тикшерүләр идарәсе FBI Нью-Йорк штатының Бингемтон шәһәрендә 13 кешенең гомерен өзгән атыш артында Пакстандагы Талибан торуы турындагы белдерүне катгый рәвештә кире кага алуын белдерде.

Җомга көнне булган бу атыш өчен җаваплылыкны Пакстандагы Талибанның югары җитәкчесе Бәйтулла Мәхсүт үз өстенә алган иде.

Мәхсүт бу атыш АКШның читтән идарә ителүче очкычлар белән Әфганстан янындагы Пакстан җирләренә һөҗүмнәрне дәвам итүче өчен үч алу диде.
XS
SM
MD
LG