Әзәриләрнең яшьләре дәртләнсә, кыргызлар мәдәният сараенда җыр-биюләрен тамаша кылдылар. Казакълар өлкәнең Нефтегорск шәһәренә барып төбәк казакъларын табигать кочагында тупладылар. Таҗиклар Дуслык йортының актлар залында халыкка зур концерт та тәкъдим иттеләр, иркен бүлмәдә табын да әзерләгәннәр иде.
Әлбәттә иң зур, иң колачлы “Нәүрүз”не татарлар Үзәк спорт сараенда уздырды. Спорт сараеның бер бүлмәсендә татар ризыклары, мөселман бизәнү әйберләре, татар җырлары сатылса, икенче бүлмәдә яшьләр күңел ачты.
Ә сәхнәдә дүрт сәгать дәвамында концерт барды. Әлбәттә инде бәйрәмнең күрке булып татарның атаклы җырчысы, кабатланмас тавышы һәм моңы белән Газинур Фарукшин торды. Татар “Нәүрүз”енә казакъ кызы Алтынай туташ та килгән иде һәм ул башыннан алып ахырына кадәр бәйрәмне күзәтеп йөрде.
“Беренчедән, миңа бик иркенлек ошады. Зур зал, иркен фойелар. Залда яулыклы әбиләр, орденлы бабайлар балаларын да алып килгән. Яшьләр өчен бию мәйданчыгы үзенчә гүзәл. Ә инде милли аш-су мактап бетермәслек”, диде татар “Нәүрүз”е турында Алтынай туташ.
Нәүрүз бәйрәменә “Ак Барс” банкы үзенә милли төсмер өстәде.
“Башка мөселман халыкларына татар туганнарыбыздан өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле. Залда татар эшкуарларының барлыгы сизелеп торды, димәк татар мәдәнияты үсештә”, дип тә өстәде Алтынай туташ.