Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова яңа парламент сайлый


Молдовада якшәмбе парламент сайлавы үтә.

Фикер белешүләргә караганда, Молдовада халык коммунистларны күбрәк яклый, урта-уң фиркаләр бераз калыша.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы белдерүендә, Молдовадагы сайлауга әзерлек гомумән алганда ачык һәм яхшы итеп оештырылганлыгы, әмма кайбер тискәре күренешләрнең дә булуы, шул исәптән административ ресурны куллану, сайлаучылар исемлекләре мәсьәләсе, киңкүләм мәгълумат чараларында коммунистларга күбрәк урын бирелүе турында әйтелә.

Молдовынаң күбрәк руслар яшәгән Днетср буе төбәгендә сайлау үтми.
XS
SM
MD
LG