Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманча “Facebook”


Интернетта хиҗаб киеп йөрергә дә мөмкин.
Интернетта хиҗаб киеп йөрергә дә мөмкин.

Интернеттагы “Facebook.com” яки урыстелле “Vkontakte.ru” кебек иҗтимагый челтәрләрнең татар яки ислами көндәшләре үсеп килә.

Әйтик, Мәскәү татарлар тарафыннан булдырылган “Duslar.ru” сәхифәсе урысча эшләсә дә, үзен ачыктан-ачык татар иҗтимагый аралашу урыны дип атый. Шулай ук Русиядә мөселман челтәрләре дә пәйдә булган. “Umma.su” адресы белән эшли торган хезмәт шундыйлардан. Татар яки башкорт мөселманнарының “Muxlim.com” челтәренә кереп аралашу мөмкинлеге дә бар. Дөрес, соңгысында утыру өчен инглиз телен белергә кирәк.

Америкадан ияреп килгән

"Хит-поп" аралашу урыны булган “Vkontakte.ru” модасы рунетка Америкадан ияреп килгән. Ул “Facebook.com” кебек эшли. Соңгысы - АКШтан чыккан тансык иҗтимагый челтәр. Ул 2004 елның 4 февралендә эшли башлаган. Сервисын Марк Цукерберг ясаган. Аның "игезәкләре" башка илләрдә дә бар. Алманнарда "Studivz.de", төрекләрдә "Studentsn.com" кебекләр.

Дөрес, урыста арлашыр өчен “Odnoklassniki.ru” да бар. Тик яшьрәк кулланучылар, анда иренмичә утырган кешеләрне “картайганрак”, “муртайганрак” дип сөйли. Утыз ел элек чыгып киткән уку йортындагы танышларны эзләү шул замана кешесенә кызыктыр. Шулай итеп, узган елны рунетта чын-чынлап популяр булып киткән ике аралашу системасы арасында көндәшлек барды. 2006 елда көз көне генә тарихын башлаган “Vkontakte.ru”ны исә аеруча яңа буын кулланучы, студентлар, мәктәп укучылары үз итә.

“Vkontakte.ru” ише сайтлар

2006 елга кадәр «Mamba.ru» кысаларындагы танышу сайтлары да бик уңышлы эшли иде инде. Аны 2005 елда ук инде 20-25 миллион долларга саттылар, дип имеш-хәбәр таратып шаккатырганнар иде. “Gzt.ru”дагы билгеле интернет-күзәтүче Антон Носик бу вакыйганы «шок» дип атады. “Vkontakte.ru”ны тотучы "Проф-медиа" ширкәте хуҗасы Павел Дуровтан да сайтын сатуны сораганнар. Ә хуҗасы, сайтыма эшмәкәрлек-акча чыганагы дип кенә карамыйм, дип җавап биргән.

“Vkontakte.ru” ише сайтларда күпләр даими утыра. Утыз миллион чамасы кулланучыны “Vkontakte.ru” уңайлы шартлар белән кызыксындыра. Кайберәүләргә бар халык “Vkontakte.ru”да утыра кебек тоела. Шул ук вакытта татар веб-программачылар борчыла да. Ул татар сайтларының рейтингын ала.

“Yuldash.com” да үтәп килде

Дөрес, урыстелле челтәрләрнең азрак санлы булса да, татарча яки милли көндәшләре бар. Моңарчы иҗтимагый челтәр вазифасын өлешчә “Yuldash.com” сайты да үтәп килде. Әйтик, аның аша дуслар тапкан, танышкан кешеләр шактый. Ригада яшәүче Ринат Ахунов Казан кызы Ләйсән белән шунда аралашкан булган. Аннары алар өйләнешкән.

Ә бүген инде 2004 ел түгел, ә 2009. Хәзер Ахуновлар гаиләсе өчен башка сайтлар, порталлар да бар. Әйтик, “Duslar.ru” иҗтимагый челтәре шундыйлардан. Ул аеруча Ләйсан Ахуновага ошый икән. Ул аңарга ерак Латвияда яшәп милли гореф-гадәтләрне онытмаска да ярдәм итә.

Исламда иҗтимагый челтәрләр арта

Ә хәзер ислами һәм дини челтәрләргә күчик. Әйтик, “Islam.ru”, “Islamnews.ru” кебек сайтларда шактый татар утыра. Аларның рейтингы гадәти татар яки милли сайтлардан югары. "Иҗтимагый челтәрләрләрнең артуы мөселман интернетында да җәелеп килә", дип яза “Islam.ru”.

“Islam.ru” үз порталында шундый челтәрне ясап та куйган иде. Инде менә аларның көндәше булган “Islamnews.ru” яшь мөселманнар өчен үз челтәрен барлыкка китерде. Анысы ‘Umma.su” дип атала. Монысы яшь һәм дәрманлы мөселманнарга аралашу өчен урын. Анда туганлык, дини кардәшлек хисе өстенлек итә, дип саный сәхифәне оештыручылар.

“Muxlim.com” “икенче тормыш” ача

Ә дөньякүләм челтәрләргә килгәндә, алар арасында “Muxlim.com” челтәре нык рекламаланды. Ул инглиз телендә эшли. Башка челтәрләрдәге кебек блоглар, көндәлекләр, видео һәм фотолар бүлекләре дә бар. Аралашучы кешеләр үзара фикерләре һәм аудио, видео файллары белән бүлешә ала.

“Muxlim.com” үсүен дәвам итә. Ул мөселманнар өчен виртуаль галәм дә тудыра башлаган. Анысы инде “Second Life” (икенче тормыш) сыманрак санак уенынына охшаш икән. Шул уен эченә кереп “яшәргә” була.

“TechCrunch” дигән чыганак кайбер мөселман илләрендә иҗтимагый челтәрләр тыелуын, андый санак уеннары да гамәлдә булмавын әйтә. Ә менә “Muxlim.com” ачкан уенга ул илләрдән керергә бәлки мөмкин булыр? Чөнки анда хиҗаб киеп йөрергә, намаз укырга мөмкин булачак икән. Шунда ук “Facebook.com” яки “Vkontakte.ru”лардагы кебек үк хат алышу, хәбәрләшү, фотолар бүлешү мөмкинлеге дә булачак.

Яшәргә кирәк бит

“Duslar.ru” милли челтәре үз чыгымнарын каплар өчен түләүле хезмәтләр дә кертә. Әйтик, кулланучылар бүләк җибәрү өчен түли. “Muxlim.com”да шул ысулын кулланырга тели. Затлы аккаунтлар, виртуаль бүләкләр, бизәнү әйберләрен сату планлаштырыла. Реклама да порталга акча китерә ала. Челтәрләргә дә яшәргә кирәк бит.

XS
SM
MD
LG