Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон әфган хатын-кызларын яклады


"Азатлык"ның Прага баш фатирында булган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Әфганстанда хатын-кызлар хокукларының чикләнүенә тәнкыйть белдерде.

Клинтон, "Балалар һәм хатын-кызлар хокукын кысу тырышлыклары, Әфганстан хакимиятенең хәзергә кадәр алып барган сәясәтенә туры килми", дип әйтте.


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, якшәмбедә "Азатлык"ның әфган бүлегенә биргән әңгәмәсендә: "Мин шигый хатын-кызлары өйдән чыгып киткәндә, укырга теләгәндә, эшкә урнашканда ирләре, яисә әтиләреннән рөхсәт алуны шарт итеп куйган һәм хатын-кызлар хокукын чикләгән карарга каршы торам. Бу мәсьәлә мине бик борчый. Мин бу турыда Карзаига да әйттем", диде ул.

Клинтон каршы чыккан канунда хәтта ирнең хатыны белән ничә тапкыр җенси мөнәсәбәттә тора алачагы да язылган.

Клинтон бу хәлгә кайтаваз буларак, иң кыска вакыт эчендә агымдагы хакимиятнең яңадан бу карарны карап чыгачагына, балалар һәм хатын-кызлар хокукын кире кайтарачагына өмет багълавын белдерде.

"Азатлык" радиосына биргән әңгәмә вакытында Клинтон туры эфирда радио тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирде.

Меңнән артык сорау килде

Intervju Hillary Clinton
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:41 0:00


АКШ Әфганстанны кайгырта

Үзен Талибан тарафчысы дип атаган Хаҗи Хабиб исемле тынлаучы: "Әфганстанга күбрәк хәрбиләр җибәреп, күп санда хатын-кыз, балалар һәм гөнаһсыз гади халыкны үтереп өйләрен тар-мар иткән мәлдә, Обама хакимияте ничек итеп кешеләрнең күңелен яуларга җыена", дигән сорау бирде.


Әфганстанга хәрбиләр белән бергә, мөһим эш тармакларында ярдәм итәчәк хәрби булмаган хезмәткәрләрнең дә җибәрелүен искә төшереп Клинтон: "Бу АКШ һәм башка илләрнең Әфганстан киләчәген ни дәрәҗә кайгыртуын күрсәтә", диде.

Әлеге сорауга җавап биргән Клинтон, гади халыкның үлүенә тирән борчылу белдерде. Клинтон, коалиция хәрбиләре күргән чаралар ул талибан һәм Әл-каидә кебек сугышчылар һөҗүмнәренә җавап, диде.

"Азатлык"ның әфган бүлегенә биргән әңгәмәдән соң Клинтон, журналистлар алдында ясаган чыгышында, "Азатлык"ның акыл коралы булуын" әйтте.

"Азатлык"ның эше Америка өчен мөһим"


"Азатлык"ның кайсыбер хезмәткәрләренең көч куллануга һәм эзәрлекләнүгә дучар булуын, кулга алынып кыйналуын беләм, ләкин сезнең эшегезгә һәм максатларыгызга тугъры калуыгыз Американың нигезен тәшкил иткән кыйммәтләрнең мөһим өлешен тәшкил итә", дип әйтте Клинтон.

азатлык турында:
"Азатлык" радиосы ( Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – Идел-Урал төбәге, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте.
XS
SM
MD
LG