Чаллының Чулман елгасы буенда урнашкан өлешендә 2006 елда 109-нчы санлы маршрут ачылды. 1990 елларда төзелгән 38, 39-нчы бистәләрдә шушы 2006 елга кадәр бернинди пассажир ташучы техника күренмәде.
Шушы елның март азакларында әлеге “Газель”ләргә 309-нчы маршрут белән йөргән машиналарны өстәп йөртә башладылар. Алары да “Газель”ләр. Яңадан дистәләгән җиңел машина шушы маршрутка җибәрелде.
Әлбәттә, моңа кадәр биредә йөргән 109-нчы маршрут “Газель”ләрен йөртүчеләрдә бу күренеш ризасызлык тудырды. Алар юлга чыгудан баш тарттылар. Чөнки мондый көндәшлектә эшләп булмый башлаган. Аларның түземсезлеге бетә. Берничә көн дәвамында 109”нчы маршрут шофёрлары баш күтәрделәр, юлга чыкмадылар.
“Безнең маршрутка яңа параллель маршрут куйдылар. Хәзер шулар аркасында бер пассажир өчен ярышып чабабыз. Акчабыз бермә-бер кимеде, һәлакәт вәзгыяте артты. Алар безне гел “кистерәләр”. Моның өстенә җиңел машиналарны куйдылар. Тәрәзәләренә 109 дип яздылар да, безнең арадан чабалар. Йөрергә бөтенләй ирек бирмиләр.
Соңгы вакытта гына күпме һәлакәт булды. Түрәләргә моны аңлатып карадык, файдасы юк. Кемнәрнеңдер мәнфәгате бар, күрәсең. Эшне туктаттык, мәсьәләне хәл иткәч кенә эш башлыйбыз. Безнең маршрутта 100-ләп шофер, безгә 15 “Газель”, күп кенә җиңел машина куштылар. Шулар аркасында 100 кеше эшләми”, диде Гафур Галимов “Азатлык”ка.
Әлбәттә, 109-нчы маршрут шоферлары баш күтәргән вакытта тукталышлардагы халык кыенлык кичермәде. Шушы юлда дистәләгән, йөзләгән җиңел машина хуҗалары пәйда булды һәм шул ук 13 сумга, 109-нчы маршрут буенча кешеләр ташыды.
Баш күтәрүчеләрнең барлыгын шәһәр халкы сизмәде. Шулай да пассажир ташучылар арасында киеренкелек гаять зур булды. Шуны сизгән хакимият, аның транспорт идарәсе 109-нчы маршрутка кушылган 309 маршрутны башка юлдан җибәрде.
7 апрельдән алар Чаллының башка бистәләрендә йөриячәк. Шулай итеп, 109-нчы санлы “Газель”ләр башкаларны үз араларына кертмәделәр. Әлегә, дип әйтергә була. Бу маршрут Чаллыда иң керемлесе. Кызыгучылар күп.