Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада чуалышлар (видео)


Молдовада парламент сайлавы нәтиҗәләре белән килешмәүче оппозиция вәкилләре президент һәм парламент биналарына көч белән бәреп керде.

Молдовада хөкүмәткә каршы демонстациячеләр милиция белән бәрелешеп президент һәм парламент биналарына үтеп керде.

Бәрелешләрдә 40-лап артык кеше, демонстрациячеләр дә милиция хезмәткәрләре дә яраланган.

Protests In Moldova
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00



Молдовада якшәмбе үткән парламент сайлавында коммунистларның җиңүенә ризасызлык белдереп, коммунистларны сайлауда хәрәмләшүдә гаепләп бүген башкала Кишинев үзәгенә кимендә 30 мең кеше җыелды.

Парламент һәм президент биналары шәһәр үзәгендәге зур мәйданда кара-каршы урнашкан.


Шул мәйданнан Азатлык радиосы хәбәрчесе Июлиян Чокан "Демонстрациячеләр президент идарәсен басып алган дип уйлыйм. Чөнки бинаның түбәсендә әләмнәр күтәргән берничә кеше күренде. Әмма парламент бинасының бер канатында мин калканнар тоткан ОМОН көчләрен күрдем. Әлегә алар демонстрациячеләргә таба бармый. Якындагы хөкүмәт бинасын да ОМОН көчләре саклый. Алар каршында махсус оештырылган митинг үтә", - диде.

Владимир Воронин
Хөкүмәтнең гадәттән тыш утырышында чыгыш ясап президент Владимир Воронин "бу операция яхшы оештырылган, яхшы планланган һәм ул яхшы финансланган булырга да охшый", - диде.

Кишинев шәһәр башлыгы, сайлауда өченче урын алган Либераль партия башлыгы Дорин Чиртока бәрелешләрне күпчелеге тыныч булган демонстрациячеләр арасындагы провокаторлар башлады диде.

Соңны айларда Молдовада тәэсирен арттыра барган Русия Кишиневтагы вәзгыятькә борчылу белдерә.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана демонстрациячеләрне көч кулланудан тыелырга, шул ук вакытта Молдова хакимиятен тыныч демонстрациячеләргә комачауламаска чакырды.

Романия тышкы эшләр министрлыгы да күрше илдәге хәлләргә борчылуын җиткерде.


Хөкүмәт бинасы янындагы митингта чыгыш ясаган оппозиция җитәкчеләре яңа сайлау үткәрүне таләп итте.

Әмма Азатлык радиосы хәбәрчесе оппозициянең ни теләве бик үк ачык аңлашылмый кебек диде.

Сайлауда президент Владимир Воронинның Коммунистлар фиркасе 50-ләп процент тавыш җыйды.

Нәтиҗәдә коммунистлар парламентта яңа президентны үзләре генә сайлау өчен җитәрлек тавышка ия булачак.

Воронинның 3-нче мәртәбә президент булып сайлану хокукы юк.

Молдовада коммунистлар 2001 елдан бирле хакимияттә булды.
XS
SM
MD
LG