Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Сезгә, яки якыннарыгызга хезмәт урыннарын югалту яныймы?


Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 54 мең эшсез теркәлгән, янә 12 мең кеше кыскартылырга яки тулы булмаган эш көненә күчерелергә мөмкин. Ә менә казанлыларга эшләрен югалту яныймы?

-Бер хорда җырлый идек, эшебезне югалттык. 20 кешегә үз теләгем белән эштән китәм дигән гариза язырга тәкъдим иттеләр дә, барыбызны да чыгарып җибәрделәр. Хәзер беркайда да эшләмим.

-Әтием юл төзәтү оешмасында эшли иде, эш урынын югалта язды. Яңадан эшкә чакырдылар, әмма әлегә эш тәкъдим итмиләр. Әлегә әнием, абыйларым ярдәмендә яшибез. Абыйларымны Мәскәүгә эшмәкәрләр чакырган иде.

-Миңа кризис тими, элемтәдә эшлим. Мин белгән кешеләр арасында эшсез йөргәннәрне күргән юк әле.

-Үзем дә эшсез, дуслар да. Акча бирмичә урамга чыгарып ташлыйлар. Логистик үзәк төзегән өчен безнең фирмага 2 миллионга якын акча бирергә тиешләр. Нишләрләр? Алар үз фирмаларын банкрот ясарга җыеналар, ахрысы.

-Без пенсиядә. Балалар өчен кайгырабыз. Икенче һөнәргә укыту турында гади кешенең башын гына әйләндерәләр, бернинди укыту да юк.

-Мин үзем 3 ел Мәскәүгә караган федераль иминият ширкәтендә эшлим. Кыскартырлар дип уйламыйм.

-Безнең үз фирмабыз бар. Анда төзүчеләр пешекчеләр, сантехника белән шөгыльләнүчеләр бар. Эшне әкренләп кенә алып барабыз.

-Кризис булгач, эшли торган кешеләрне ничек тә булса кыскарту ягын карыйлар. Ә миңа килгәндә, аннан курыкмыйм. Әгәр кыскарталар икән, пенсиягә китәм. Якыннарыма эшсезлек янамый. Татарстан буенча карасак, шактый гына кешеләр эшсезлеккә дучар булган дип әйтергә була. Алар эш эзләү фондларына йөри. Татарстан хөкүмәте ниндидер ысуллар табып, эшсезләргә икенче һөнәр табып бирергә тырыша.

-Мин Азнакайда мәшгүльлек үзәгендә эшлим. Быел бу үзәккә эшсез халык бик күп килә башлады.
XS
SM
MD
LG