АКШ президенты Барак Обама Гыйрактагы төркемнәрне Кушма Штатлар гаскәрләре Гыйрактан китә алсын өчен үзара татулашырга һәм ил өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга чакырды.
Обама сишәмбе Истанбулдан Вашингтонга кайтып барышлый алдан игълан итмичә Багдадка тукталып анда 5 сәгать чамасы булды.
АКШ президенты американ хәрбиләре һәм Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики белән очрашты.
Обама августта сайлаулар үтү һәм 2011 ел ахырында АКШ көчләре китү сәбәпле алдагы елъярым Гыйрак иминлеге өчен бик мөһим булачак диде. Хәзер Гыйракта АКШның 140 меңләп хәрбие бар.
Соңрак АКШ президенты Британия, Франция, Германия, Чехия, Төркия һәм Гыйракка 8 көнлек бу сәфәрен тәмамлап Вашингтонга кайтты.