Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада милиция хакимият биналарын контрольгә алды


Молдова милициясе парламент сайлавы нәтиҗәләре белән килешмәүче демонстрациячеләр сишәмбе көнне яулап алган президент һәм парламент биналарын контрольгә алды.

Коммунистларның җиңүенә ризасызлык белдерүче демонстрациячеләр парламент бинасына ут төрткән иде.

Милиция берничә демонстрациячене кулган алган.

Бәрелешләрдә бер хатын-кыз һәлак булган, йөзләп кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Демонтсрациячеләр коммунистларны хәрәмләшүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG