Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәниягә халык агыла


Казанның УНИКС концертлар залында күренекле җырчы 6 көнлек концертларын куя. Сәхнәдә җырлый башлавына да 20 ел тулган икән. Әмма аның “бу юбилейга” исе дә китми.

“Минем һәрбер концертым тулы заллар белән юбилей шикелле уза. Ниндидер йомгак ясауны яратмыйм, тормыш дәвам итә”, дип Хәния Фәрхи-Биктаһирова 20 ел дәвамында эстраданы “тотып һәм аңа тотынып тору”ның зур бер вакыйга икәнлеген дә яшерми.

Тулы заллар белән юбилей шикелле уза дигәннән, күренекле җырчы белән без гадәттә мәдәният һәм сәнгать дөньясы ял итә торган, театр-музейлар эшләмәгән көнне – дүшәмбе очраштык. Шимбә киче диярсең, халык яраткан җырчысының чыгышын карарга агылды да агылды. УНИКС залы тулар-тулмас иде ул көнне. Билетлар бетеп, карарга теләүчеләр керә алмый калса, “Бәйрәм” ансамбленең мөдире Габделхәй Биктаһиров аларны да урынлы итү ягын карый икән.

“Оятын читкә куеп ишек төбенә, минем билетка акчам юк, әмма концертыңны карыйсым килә, дип килгән тамашачыбыз да бар. Аларны аңлап концертка кертәбез. Араларында афиристлары да бар, әлбәттә. Төрле сәбәпләр табып бушка йөрүчеләр дә бар. Без аларын да беләбез. Аларын да гафу итәбез. Нишләтәсең инде…

Минем концертларга халыкның килүе ул - чын күңеленнән булган тугры тамашачы. Үзебез дә концертларга йөрибез, үземне тамашачы урнына куеп карыйм. Өенә барып билет биреп, аңа өстәп акча һәм чәчәк тә алып чакырсаң да, китерә алмыйсың теләмәгән тамашачыны. Үтресәң дә килми ул сиңа. Ә инде теләсә, бурычка булса да алып килә”, ди җырчы.

Чәчәк дигәннән, дүшәмбе көнне һәр җырга ким дигәндә 2-3 бәйләм бүләк итеп тордылар. Меңгерүчеләрнең күбесен җырчы сәхнә түрендә исемнәрен атап каршы алды.

Кем соң ул халыкны шулкадәр иттереп яраттыра алган Хәния Фәрхи-Биктаһирова? Татар хатын-кыз җырчылары арасында 9 тапкыр рәттән “Алтын барс” бүләгенә ия булган бердән-бер шәхесме? Дөрес, Халык артисты исемен йөртүчеләр аз түгел…

“Вечерняя Казань” газетасы аны тавыш үзенчәлекләре һәм “судан коры чыга” белүе аркасында Алла Пугачевага, әдәплелек һәм зыялылыгы белән Эдита Пьехага охшата.

Ә җырчының үзенә бәясе гади генә. “Бүген ир хатыны, баласы анасы булып тулы тормыш белән яши торган җырчы. Беркайчан да тамашачы алдында мескен җырчы булырга теләмим. Горур булып чыгасым килә. Матди яктан да, гаилә ягыннан да ул мине кызганмасын”, ди Хәния Фәрхи-Биктаһирова.

УНИКС концерт залында “авылдан килдек, ел да карап барабыз”, “бер генә концертын да калдырмаска тырышабыз” дип белдерүчеләр дә күп иде.

“Минем үземә Хәния Фәрхинең җырлавы аеруча ошый. Ике ел элек аңа багышлап “сиңа гашыйк булыр идем, әгәр мин ират булсам” дип шигырь язган идем. Бу чын күңелдән иде. Миңа калса, чын хатын-кыз нинди булырга тиеш, Хәния Фәрхи шундый. Сәхнәдәге уңышына килгәндә, гади була белүендә һәм чын күңелдән чын кеше булуында. Ул тормышта да гади һәм кешелекле кеше”, ди журналист, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

Ләйлә үзенең Фидан Гаффаров белән тагын 19 апрельдә Казанда һәм аннан соң Чаллы, Уфада булачак концертлары алдыннан яраткан җырчысының яңа иҗаты белән танышырга, яңалыкларын күрергә килгән иде.

Яңалык дигәннән, Хәния бу концертында да сәхнәгә яшь егет белән чыкты. Үзе әйтмешли, “зур сәхнәгә фатиха бирү” бу юлы Марат Кәбировка тәтегән.

Яңалыкның тагын берсе – тере авазлар муллыгы иде. “Ансамбльдә флейта, саксафон, бас-гитара, соло-гитара. Гитарачылар бик көчле егетләр. Баянчыбыз шәп. Алар миндә үзләре уйнаганга эшләргә ярата. Фонграммага гына уйнаса кеше “үлә бара”. Мин, Аллага шөкер, аларны эшләтәм. Эшләтмәсәм дискка яздырыр идем дә, чыгып китәр идем. Акчам да янга калыр иде. Әмма чын сәнгать алай булырга тиеш түгел!”

Финанс кризисы татарча концертларга тискәре йогынты ясады, дип белдерүчеләр дә юк түгел. Хәния Фәрхи-Биктаһирова исә, “кризис шаулап-гөрләп бара” ди. Халык яраткан җырчысын кризиска бирергә җыенмый, мөгаен.

Яратканнар арасында, “vkontakte.ru” сәхифәсендә Хәния Фәрхи-Биктаһирова исеменнән аерым бер бит тотучы да бар икән. Үзе күргәч, җырчының исләре китте. Дошманнары да юк түгел. Җаваплы концертлары алдыннан “олы кызың Алия юл һәлакәтендә үлде” дип шалтыратучылар да булгалый икән.

Әле менә Мәскәүдә 16 апрельдә Кирмәннең корылтайлар сараенда (Кремлевский дворец съездов) Хәния дә җырлаячак зур концертта, “җүнле артистлар булмый”, дип гайбәт тә таратканнар. Ә чынлыкта исә, анда җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме, Илһам Шакиров, Фидан Гаффаров, Резедә Шәрәфиева, Айгөл Сагынбаева, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров һәм башка җырчылар да булачак, дип белдерде бу концертны оештыручы композитор Марсель Иванов. Моңа кадәр татарларның күмәкләшеп 5 мең кеше сыйдыра торган зур залга “яуга барганы” юк иде.

Хәния Фәрхи-Биктаһированың хыялларының берсе – парашюттан сикерү. Ире Габделхәй рөхсәт итсә, күптән күктән дә җырлый-җырлый төшкән булыр иде ул. Шулай ук аның үзенең “Чибәрлек салоны” ачасы, “Җыр театры”ның бинасын да төзисе килә. Тиздән татарча мюзикл да куям дип план кора.
XS
SM
MD
LG