Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова чуалышлар өчен Романияне гаепли


Молдованың коммунист президенты Владимир Воронин сайлауда коммунистларның җиңүенә ризасызлык белдерүче демонстрациячеләр катнашындагы чуалышлар өчен күрше Романияне гаепләде.

Молдова Романиядәге илчесен чакыртып алды һәм Романиянең Кишиневтагы илчесенә дә бер тәүлек эчендә илдән китәргә кушты.

Романия Воронинның гаепләүләрен провокация дип кире какты.

Милиция демонстрациячеләр сишәмбе көнне яулап алган президент һәм парламент биналарын контрольгә алды.

Коммунистларның җиңүенә ризасызлык белдерүче демонстрациячеләр парламент бинасына ут төрткән иде. Берничә демонстрацияче кулган алынган. Бәрелешләрдә бер хатын-кыз һәлак булган, йөзләп кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Демонтсрациячеләр коммунистларны хәрәмләшүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG