Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибанга каршы тәнкыйть арта


Пакыстанның Әфганстан белән чиктәш төбәкләренең берсендә, 17 яшьлек бер кызның халык алдында кыйнап җәзалануын күрсәткән видео язма, Көньяк Азия мөселман иле Пакыстанда, ачуны арттырды.

Пакыстан хәбәр каналларының берсе тарафыннан төшерелгән һәм интернет аша таралган видеода, пәрәнҗә кигән яшь кызның кыйналывы сурәтләнә. Ир-атларның берсе кызны кулларыннан тотып тора, икенчесе аны камчы белән кыйный. Шул вакытта кызның ярдәм сорап кычкырган тавышы ишетелә.

Әлеге кешелеккә сыймаган күренеш, талибанга каршы торган кешеләрнең ачуын тагын да арттырды. Алар, Әфганстан чигеннән Пакыстанга таба үз тәэсерең җәелдерергә тырышкан талибанга каршы, хакимиятне чара күрмәүдә гаепле.

Узган атна ахырында сәяси фиркаләр һәм кеше хокукларын яклаучылар бу уңайдан ил буйлап зур протест чараларын башлап җибәрде.

Пакыстан президенты Асиф Али Зәрдари, әлеге вакыйганы якыннан тикшерергә кушты. 6 апрельдә бу вакыйгага бәйле мәхкәмә утырышы узды. Монда Пакыстан югары мәхкәмәсе башлыгы Ифтихар Чодри, әлеге вакыйганы "кеше хокуклары нигезләренең вәхшиләрчә бозылуы" буларак атады.

Кайбер Пакыстан мәгълүмат чаралары вакыйганың Пакыстан һәм Төньяк вилаятьләре арасында тынычлык килешүе төзелгән 16 февральдән элек булуын алга сөрә.

Тынычлык килешүе

Шулай да әлеге видео язмадан соң арткан каршылыклар, "тынычлык килешүе"н тагын бер кат сорау астына куйды.

Пакыстан кеше хокуклары шурасы башлыгы Икбал Хайдар, чик буе төбәкләрдәге вәзгыятьне тәнкыйтьләде. Ул төньякта көч куллану очракларының артуында Пакыстан хакимиятен гаепли. Икбал, хөкүмәт төбәктә каршылыкны бастыру өмете белән Талибан һәм башка дини оешмаларның үсүенә күз йомуын алга сөрә.

Икбал, "Азатлык"ка биргән әнгәмәсендә, моның элекке президент Мөшәррәф һәм Талибан арасындагы килешүнең бер нәтиҗәсе буларак күрүен әйтте. Пәрвәз Мөшәррәф, талибан белән каршылык чыкмасын өчен, талибан белән кимендә 6 тапкыр килешу ясавын искә төшергән Икбал, яңа сайланган хакимият тә элек имзаланган килешүне дәвам иттереп, алар белән тагын 2 килешү төзеде", ди.
XS
SM
MD
LG