Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ Казакъстан гаскәрен коралландыра


Бронялы КамАЗ
Бронялы КамАЗ

Казакъстанның саклану министры Даниял Әхмәтов илнең тикшерү гаскәрләрен КамАЗ машиналарына күчерү турында белдерү ясады.

КамАЗ ширкәте моннан 10 ел чамасы элек армия өчен махсус машиналар җитештерә башлаган иде. Бронялы сугыш машинасы дип йөртелгән бу техника Русия армиясендә әлләни кулланыш тапмады кебек. Шулай да конструкторларның яңа машинасы Казакъстан саклану министрлыгында кызыксыну тудырган. Хәзер алар шушы бронялы КамАЗларны сатып алу турында килешү төзергә әзер.

“Бу хакта ул шул гаскәр батальоннарының берсе урнашкан Талды Корган шәһәрендә игълан итте. Илнең кораллы көчләре өчен КамАЗдан бронялы машиналар сатып алачаклар, алар КамАЗ-43269 шассиенда эшләнә...

Бу машиналарның 18 данәлек беренче партиясен КамАЗ Казакъстанга узган ел азагында озаткан иде. Аларның бер өлеше әлеге батальонда сынаулар үткән һәм яхшы бәяләмәгә лаек булган.

Бронялы автомобильгә ун кеше сыя. Аңа эре калибрлы пулемётлар куялар. Гаскәриләрнең башка утлы корал һәм шул исәптән гранатомётлар кулланырга да мөмкинлеге бар.

Бронялы машиналар КамАЗның “Ремдизель” заводында эшләнә, бронясын Русиянең Курган шәһәреннән кайтарталар”, диде КамАЗның матбугат сәясәте баш белгече Фәһим Җиһанншин.

Аның сүзләренә караганда, язның икенче аенда КамАЗ ике мең ярымнан артык йөк автомобиле җитештерәчәк. Бу март аендагыдан 300 данәгә артыграк.

“Узган ай планы 12 эш көнендә үтәлде, апрель ае хисабына тагын бер көн эшләдек. Русиянең көч-куәт министрлыклары, авыл хуҗалыгы өчен техника сатып алучы “Росагропромлизинг” компаниясе һәм башка дәүләт заказлары тулысынча үтәлде. Хәзерге вакытта болар бөтен җитештерүнең биштән дүрт өлешен тәшкил итә. Корпоратив клиентлар белән өстәмә килешүләр дә төзелде бу айда. Март аенда КамАЗ бер тәүлектә уртача 189 йөк машинасы җитештереп барды.

Апрель аенда да 12 көн эшләячәкбез. Кайбер урыннарда эш тагын ике көн дәвам итәчәк, 27 апрельгә кадәр. Шуннан соң баш конвейер 10 майга хәтле туктатыла. Хәзер КамАЗда ай саен 4 мең машина җитештерерлек куәтләр эшли. Июнь аенда зур тәнәфесләр бетерелә, КамАЗ дүрт көнлек даими эш атнасына күчәчәк. Август аенда бөтен камазлыларга чираттагы еллык ял бирелә. Бу Көнбатыш илләрендә киң таралган нәрсә, ниһаять, ул безгә дә килеп җитте. Бөтен персонал җәй көне ял итәчәк”, диде Фәһим Җиһанншин.
XS
SM
MD
LG