Шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән очрашу вакытында иң күп сорау бирүче “Moscow Times”тан Kevin O’Ғlinn булды. Аны иң беренче чиратта Казандагы тарихи биналарның күпләп җимерелүе борчый икән. Мэр Метшин бу хәлне 37 мең гаиләне фатрилы иткән “тузган торак” программасын тормышка ашыру белән аклады. Метшин сүзләренчә, дөнья тарихы әнә шундый кыска вакыт эчендә Казандагы кебек кешеләрне фатирлы итү вакыйгасын белми. Шулай да башлыкның тел төбеннән аңлашылганча, кайбер биналарга килгәндә, “терсәк якын да, әмма тешләп булмый”. “Чыннан да кайбер иске биналарны саклап калып булмады”, диде ул.
Чит ил журналистлары белән очрашу Казан Ратушасында үтте. Метшин шәһәрдә төзекләндерелгән һәм тагын да матуррак хәлгә китерелгән биналар арасында Ратушаны да әйтеп узды. Соңгы 260 ел эчендә шәһәрнең баш бинасы икәнне ассызыклады.
“Бу мәсьәлә мине бик кызыксындыра. Чөнки дусларым белән “Мәскәүдәге тарихи мирас” дигән оешма төзедек. Казандагы хәлләрне дә ишеткәнем бар. Күбрәк беләсем килгән иде. Җавап бик кызыклы булды. Әмма мин аңа комментар бирә алмыйм. Менә бу бинага килгәндә дә, миңа яңартканда гөмбәз төзелгән дип әйттеләр. Федераль һәйкәл өчен бу сәер хәл”, ди Kevin O’Ғlinn.
“Русия Бизнесы Атналыгы” чарасы алдыннан чит ил журналистларының Казанга сәфәре Екатеринбурдан соң булды.
“Безне анда яхшы каршы алдылар. Металлургия заводын карадык. Нинди проблемалар булуы турында фикер алыштык. Аларның проблемалары әз түгел, мөгаен”, ди гарәп һәм инглиз телләрендә дөньяга чыгучы Russia Today телеканалы хәбәрчесе Kat Ammar.
Казанда исә, журналистларны Ратушадагы очрашудан соң “Казаноргсинтез” ширкәтенә алып киттеләр. “Татмедиа” башлыгы урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренчә, соңгы вакытта “Казаноргсинтез” турында төрле сүзләр йөри.
“Аны бөлгенлеккә чыгарып кулга төшерергә уйлыйлар дигән хәбәрләр бар. Без әлеге ширкәтнең хәле алай ук начар түгел икәнлекне, түли һәм конкуренциягә каршы тора алуын да күрсәтәсебез килә. Ширкәт алдында торган проблемалар хәл ителердәй. Чөнки республикадагы берничә ширкәтне гадәттәге хәлгә китерә алырдай кризиска каршы программа бар”, ди Шаһиәхмәтов.
“Moscow Times”тан Kevin O’Ғlinnны Казандагы эшсезлектән кала, тагын нинди проблемалар булуы кызыксындырды. Илсур Метшин сүзләренчә, Татарстан башкаласына гына хас булган проблемалар юк икән. Шулай ук Русия өчен гадәти булган мәсьәләләрне Казанга да хас дип әйтергә дә ярамый һәм шул ук вакытта проблемасыз шәһәр дип атау да дөрес булмас, ди мэр. Күрәсең, башлыкның чит ил журналистлары алдында Казанның абруен төшереп утырасы килмәде.
Читтән килүчеләр шәһәрнең бик үк чиста булмавына да игътибар иткән. Аларны эшсезлек проблемалары да, Мәскәүнең Казандагы метро төзелеше өчен һәм Универсиадага күпме акча бирергә җыенуы да кызыксындыра.
Бәлки, шәһәр белән якыннанрак танышкач башка сораулар да туар, чагыштырыр урыннар да күп булыр. Ник дигәндә, Казаннан соң 12 журналистны тагын Түбән Новгород, Петербурга алып барачаклар. Сәфәр Мәскәүдә тәмам булачак.
“Казан – өченче башкала. Петербур – төньяк башкала булса, без Азия белән Европа арасында үзебезнең кунакларны каршы алабыз. Миллионнан артык халкы булган 17 шәһәр арасында тормыш дәрәҗәсе буенча без беренче өчлеккә керәбез…
Минем максатым – киләсе 10 еллыкта белемле, эзләнүчән, креатив яшьләр үзләренең яшәү урыннары итеп Казанны сайласын өчен тырышу”, ди Метшин. Аның сүзләренчә, финанс кризисы аркасында, планнарга һәм теләкләргә кайбер үзгәрешләр дә кертмичә булмый.
8 апрель көнне, Казанга килеп төшкәч тә, журналистлар Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Миңнеханов сүзләренчә, бүген республика җитәкчелеге икътисад кризисы социаль кризиска әйләнеп китмәсен, дип борчыла. Буген Татарстанда 56 мең рәсми эшсез бар. 100 меңләп кеше тулы булмаган хезмәт көнендә.