Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом сөйләшүләре тәкъдимен карый


Иран халыкара җәмәгатьчелекнең атом сөйләшүләре турындагы тәкъдимен аңа җавап бирү өчен тикшерәчәк.

Бу турыда Рейтер хәбәр агентлыгына Иран президентының өлкән киңәшчесе Галиәкбәр Җаванфекр белдерде.

АКШ, Русия, Кытай, Франция, Германия һәм Британия чәршәмбе Лондондагы сөйләшүләрдән соң Иранга тәкъдим белән чыккан иде.

АКШ җитәкчелеге Иран белән турыдан-туры сөйләшүләрдән тыелу сәясәтеннән баш тартып моннан ары Иран белән атом сөйләшүләрендә катнашачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG