АКШка каршы сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садрның дистәләрчә мең тарафдары Багдад үзәгенә җыелып АКШ көчләренең илдән китүен таләп итте.
Бу чара Гыйрак Башкаласына АКШ көчләре керүнең 6 еллыгына туры китереп үткәрелде.
Урам җыенында чыгыш ясаганнарның берсе АКШ президенты Барак Обаманы дөньяга биргән вәгъдәләрен үтәп Гыйрактан АКШ көчләрен чыгарырга чакырды.
Фирдүси мәйданында Әс-Садр протест чараларына барлык гыйракларны кушылырга чакырды.
2003 елның 9 апрелендә шул ук мәйданда президент Сәддам Хөзәиннең сыны аударылган иде.
Ул сын торган урында АКШның элекке президенты Дҗордҗ Буш карачкысы яндырылды.
Гыйракта тыелган Баат фиркасе җитәкчесе, Сәддамнең иректәге иң югары ярдамчесе Гыйззәт Ибраһим әд-Дури гыйсъянчыларны көрәшне дәвам итәргә чакырды.
Бу атнада Багдадтагы һөҗүмнәрдә кимендә 50 кеше һәлак булды.