Татарстанның Русиядәге вәкиле урынбасары, Русия федераль җыены экспертлар шурасы әгъзасы Михаил Столяров сүзләренчә, хәзер, ягъни икътисади кризис вакытында төбәкләрнең мөстәкыйльлеге элекке чор белән чагыштырганда мөһимрәк.
“Әлбәттә федераль үзәк казнасыннан төбәкләргә булышу өчен миллиард сумнар карала. Әмма аларга субсидия, дотацияләр генә кирәкми шул. Өлкәләр үзләренең казналары шактый бушауга зарлана. Һәм аларга нигезле салым базасы булуы мөһим. Бүген төбәкләргә кирәк-яракка дип бары 30 %-ка якын гына салым кала”, диде Столяров Татарстан Дәүләт Шурасында узган җыелышта.
Мәскәү кунагы әйтүенчә, Русия федератив дәүләт булуга карамастан, федераль үзәк – беренчел, ә төбәкләр инде аңа буйсынучылар кебегерәк кабул ителә. Ләкин Русия конституциясенә нигезләнсәң, хәл бөтенләй башкача булырга тиеш. Шул сәбәпле, Столяров Русия һәм Татарстан конституцияләре депутатларның өстәл китабы булсын иде, ди. Ул конституциянең кайбер маддәләренә аңлатмалар да биреп узды.
“Документның беренче битендә Русия – федератив-хокукый дәүләт, диелгән. Димәк, калганы җеп булып үрелеп моңа нигезләнеп барырга тиеш”, диде Столяров.
Ул шулай ук төбәк башлыгын сайлау һәм аны үзгәртү Русия конституциясенә каршы ук килмәсә дә, аның асылына һич туры килеп бетми дигән фикерне әйтте. Шулай ук төбәк җитәкчелегенә карата халык үз фикерен белдертергә тиеш, әмма аннан бу хокукны алдылар, ди.
Моннан тыш ул референдум уздырмыйча гына конституцияне үзгәртүне дә аңлавы кыен булуын ассызыклый.
“Федерализм - ул аерым җирлекнең демократиясе һәм үзеннән-үзе барлыкка килми, аның өчен көрәшергә кирәк. Сайлаучылар аны депутатлар эшләр дип көтә”, диде Столяров.
Федераль үзәкнең юрганны үз ягына тартуы һәркемгә мәгълүм. Столяров исә моның федерализм принципларына туры килмәвен ассызыклады. Ягъни, федераль үзәкнең “Без шулай әйттек, димәк шулай булачак диюе, хакимият вәкаләтләрен үзләштерү булып тора”, диде ул.
“Без федерация, ә сез төбәкләр диләр икән, бу дөрес түгел, без субъектлар җәмгыяте барыбыз бергә федерацияне булдырабыз. Ә федераль үзәк ул халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле”, ди Татарстанның Русиядәге вәкиле урынбасары.
Аның фикеренчә, Русия хакимияте икътисад белән тиешенчә шөгыльләнмәде һәм шул сәбәпле, кризисның авырлыгы үзен шактый сиздерә.
“Нефтьнең мичкәсе 150 доллар чаклар да булды. Ә без инновацион технологияне үстермәдек, илкүләм проектларга күп акчалар тоттык, 2020 елга кадәр планнар кордык. Киләчәк турында әлләни кайгыртмадык”, диде Столяров.