Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фенол фаҗигасе янә кабатланамы?


Уфада 1990 елда булган кебек үк, фенол фаҗигасе кабатланырга мөмкин.

Бу хакта “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә Уфадагы инженер-эколог Азат Галимәрдәнов кистереп әйтте. Азат әфәнде Уфадагы нефть эшкәртүче ширкәтләр биләмәләрендә урнашкан “Уфаоргсинтез” заводында эшли. Андагы бер җитештерү тармагының инженер-экологы вазифасын башкара ул.

“Былтыр май аенда ук “Уфаоргсинтез” ширкәте биләмәләрендә үтә дә зарарлы химик калдыклар күмелгән иде. Шул тирәдәге җир асты суларын тикшереп караганнан соң, анда фенолның мөмкин булган дәрәҗәдән 25000 тапкырга күбрәк булуы ачыкланды. Ширкәттә төзекләндерү-төзәтү эшләре барышында, бер зур чокырга 300 тонна күләмендә феноллы калдыклар күмелгән иде. Шуннан ул чокырны күмеп куйдылар”, ди Азат Галимәрдәнов.

Күпмедер вакыттан соң ул чокырдан 57 йөк машинасында шул зарарлы ташландыкларны читкә алып киткәннәр.

“Ләкин шуннан соң да ул чокырда әллә нихәтле агулы туфрак калды. Бу исә җир асты сулары белән фенол безнең Караидел елгасына кадәр төшәргә мөмкин, дигән сүз. Ә инде агулар анда төшсә, безнең су торбалары буйлап фатирларыбызга да килеп җитү куркынычы зур. Мин бу хакта прокуратурага да, башка урыннарга да тәфсилле мәгълүматлар җибәрдем. Ләкин шушы хәвефле хәлне җентекле тикшерү урынына, киресенчә, минем үземә карата басым башланды”, ди Азат Галимәрдәнов.

Азат Галимәрдәнов сүзләренчә, Башкортстанның экология министрлыгында да, табигатьне саклау өчен җаваплы башка оешмаларда да бу ширкәт биләмәләрендәге экологик каза турында берни дә күрмәскә тырышалар.

Исегезгә төшерәбез, 1990 елда Уфадагы “Химпром” ширкәтеннән аккан фенол һәм диоксин башкаланы эчәр сулар белән тәэмин итә торган көньяк суалгычка кадәр төшеп, коточкыч һәлакәт булган иде. Ул чакта фатирларга килгән су эчәргә генә түгел, ә юынырга да да ярамаслык хәлгә төште. Бу исә дистәләрчә мең кешелек урам җыеннарына сәбәпче булды.

“Әле дә хакимиятләр каршылык чараларыннан куркып булса кирәк, “Уфаоргсинтез”дагы хәлне җәмәгатьчелектән яшерә”, ди Азат Галимәрдәнов.
XS
SM
MD
LG