Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция ил президентына хат юллады


Башкортстан Ягулык-энергетика тармагын “Система” холдингына сатудан алынган акчалар кая китәчәк – республика бюджетынамы, әллә Рәхимовлар гаиләсенәме?

Шушы сорау Башкортстан җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Ә инде республикадагы Берләшкән оппозиция килештерү шурасы бу мәсьәләдә үгезне мөгезеннән алырга булды. Бу ай башында оппозициягә керүче оешмалар һәм фиркаләр җитәкчеләре Башкортстан президентына мөрәҗәгать юллап, “Система” берләшмәсенә сатылган ширкәтләрдән керүче акчаларның кайда китүен ачыктан-ачык әйтүне таләп иткән иде. Әлегә кадәр Мортаза Рәхимов бу хакта җәмәгатьчелеккә мәгълүматлар бирмәде.

Шушы хәлдә Башкортстан оппозициясе вәкилләре тагын да бер адым ясарга булды. 9 апрель көнне алар, Мортаза Рәхимовка шикаять белдереп, ил президенты Дмитрий Медведевка да хат юллады. Анда Мортаза Рәхимовка бернинди ышаныч та калмады, ул халыктан дөреслекне яшерә, республика байлыгы читкә китүдә ул тулы җаваплы, диелә. Республиканың төп байлыгы булган ягулык-энергетика тармагыннан кергән акчалар, аерым бер гаиләгә түгел, ә республика халкы мәнфәгатендә файдаланылырга тиеш һәм Мортаза Рәхимов кичекмәстән вазифасыннан китәргә тиеш, дип әйтелә.

Әгәр Мортаза Рәхимов тирәсендәге хәлләргә һәм ягулык-энергетика тармагы акчаларының язмышы турында дөрес мәгълүмат бирелмәсә, республика җәмәгатьчелеге ризасызлык чараларына чыгачак, дип белдерелә бу хатта. Каршылык чараларының 18 апрельдә һәм 1 май көнне Уфада оештырылачагы да әйтелә.
XS
SM
MD
LG