Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркмәнстан белән газ бәхәсе чишелүгә өметләнә


Русия тышкы эшләр министрлыгы Төркмәнстан белән газүткәргеч шартлау тирәсендәге бәхәс чишелер дип өметләнүен белдерде.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә төркмән-үзбәк чиге янында булган шартлау нәтиҗәсендә Төркмәнстаннан Русиягә газ килү тукталды.

Төркмәнстан тышкы эшләр министрлыгы шартлау өчен Газпромның Төркмәнстандагы ярдамче бүлекчәсе Газпромэкспортны гаепләде.

Ашгабад әйтүенчә, Русия ягында Төркмәнстаннан газ кабул итү Төркмәнстанга хәбәр ителми генә нык киметелгән, нәтиҗәдә үткәргеч торбада басым нык артып шартлауга китергән.

Газпромэкспорт вице-президенты Илья Кочеврин бу гаепләүне нигезсез дип кире какты.
XS
SM
MD
LG