Accessibility links

Грузиядә "хакимияткә буйсынмау"


Оппозиция президент Михаил Саакашвилины вәгъдәләрен үтәмәүдә гаепли. Президент урыныннан китмиячәген белдерде. Тарафлар көч кулланырга җыенмый.

1989 елның 9 апрелендә милиция һәм хәрбиләр демонстрациячеләргә һөҗүм итеп 21 кешене үтерде. Шуларның 17-се хатын кызлар иде. Кичә башкала Тифлис һәм башка зур калаларда халык бу вакыйганы искә алып урамнарга чыкты.

Элекке парламент рәисе, Демократик хәрәкәт-Бердәм Грузия җитәкчесе Нино Буржанадзе 20 ел элек булган хәлләр кабатланмас дип өметләнүен белдерде.

Президентка карата гаепләүләр инде кичәге чыгышларда ук яңгыраган иде. Саакашвили исә оппозиция таләбен үтәмиячәген белдерде һәм сөйләшергә чакырды.

"Илебез авырлыклар кичергән, гаиләләр яшәп калыр өчен һәм киләчәкләре өчен көрәшкән бу көннәрдә безнең җаваплылыкны үзара бүлешеп сөйләшүләр башламый башка чарабыз юк", диде Саакашвили.

2003 елгы Гөлчәчәк инкыйлабыннан бирле Саакашвилига мондый зур каршлылык булганы юк иде. Бүген илкүләм "хакимиятләргә буйсынмау" чарасы игълан ителде.

Консерватив фирка рәистәшләренең берсе Каха Кукава, урам җыеннары тынмый, алар зурая гына, дип белдерде.

Саакашвили бердәмлеккә чакыра
"Без хөкүмәткә урам җыеннарының бетмәгәнен, анда катнашкан кешеләрнең артканын күрсәтергә телибез, бу мөһим. Бөтен дөнья күрсен, урам җыеннары киңәя, төрле шәһәрләргә җәелә," диде оппозиция вәкиле.

Урам җыеннарында катнашучылар президентны вәгъдә иткән демократик реформаларны уздырмауда, узган җәйдә Грузия-Русия сугышы вакытында ялгыш сәяси адымнар ясауда гаепли.

Саакашвилинең президентлык мөддәте 2013 елда тәмамлана. Илбашы урыныннан китмиячәген белдерде.

Президент оппозиция белән сөйләшергә әзер

Бу сөйләшү өч темага – икъисад, иминлек һәм демократик реформалар турында була ала, диде Саакашвили.

Бу юлы хөкүмәт һәм оппозиция көч кулланмаска килеште. Тарафлар 2007 елгы хәлләрнең кабатлануын теләми. Ул чакта президент Саакашвилига каршы урам җыеннарын полиция резин ядрәләр атып, су һәм яшьләндерү газы сибеп тараткан иде. Саакашвили яңа сайлау игълан итеп анда икенче мөддәткә яңадан президент булып сайланган иде.

Хәзерге чараларны оппозиция тыныч уздырырга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG